Кукмара районы китапханәләрендә “Куркынычсыз интернет” атналыгы узды
Бүгенге көндә кешелек тормышын интернет челтәреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Бигрәк тә яшьләр интернет сайтларында көннәр буе утырырга әзер. Мондый кызыксыну һәм мавыгу туктаусыз алга барган тормыштан артка калмау, барлык яңалыктан да хәбәрдар булып тору ягыннан бик тә отышлы. Ә чынлыкта исә, интернет челтәренең дөрес кулланмаган очракта нинди...
Бүгенге көндә кешелек тормышын интернет челтәреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Бигрәк тә яшьләр интернет сайтларында көннәр буе утырырга әзер. Мондый кызыксыну һәм мавыгу туктаусыз алга барган тормыштан артка калмау, барлык яңалыктан да хәбәрдар булып тору ягыннан бик тә отышлы. Ә чынлыкта исә, интернет челтәренең дөрес кулланмаган очракта нинди куркыныч янаганын күз алдына да китермибез. Безнең ышанычыбыздан алдау юлы белән акча эшләүчеләр бик отышлы файдалана.Төрле сылтамалар аша ялган сайтларга китереп чыгарып, кулланучының компьютерына вирус кертергә, кулланучының паролен алып кирәкмәгән эчтәлектәге спам-хатлар юлларга, исемен начар нияттә кулланып бик мөһим документларга зарар салырга мөмкин.
Шул уңайдан, район һәм авыл китапханәләрендә 31 гыйнвардан алып 7 февральгә кадәр "Куркынычсыз интернет" атналыгы үткәрелде. Әлеге атналыкны үткәрүнең максаты булып интернет челтәрендә эшләгәндә балаларны һәм әти-әниләрне куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру ниятеннән файдалы чаралар үткәрү тора. Китапханәчеләр тирән эчтәлекле презентация ярдәмендә укучыларга яңартылган антивирус программалары кулланырга, шик тудырган хатларны ачмаска, браузерның кисәтүен игътибарга алырга, телефон номерын сайтларга кертмәскә, смс-хәбәрләргә җавап бирмәскә һ.б кагыйдәләр белән таныштырды. Моннан тыш, укучыларга интернетның уңай һәм тискәре якларына багышланган тест тәкъдим ителеп, "Интернеттан дөрес файдалану буенча киңәшләр" исемле буклетлар өләшенде.
Илзия Харисова, район китапханәсенең балалар белән эшләү бүлеге методисты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев