Реклама
Җәмгыять
“Кукмара кышы - 2011” татар җыры фестиваль-конкурсы
Район мәдәният идарәсе, "Салават күпере" иҗат берләшмәсе (Конкурс оештырылуга - 20, Г.Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлана).
Конкурсның максаты:
-яшь башкаручыларны эзләп табу;
-башкару һәм сәхнә осталыгын күтәрү;
-татар җырын популярлаштыру, туган телгә, мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү.
Конкурста элекке елларда Гран-при иясе яки I дәрәҗә лауреат булмаган аерым башкаручылар һәм ансамбльләр катнаша ала. Һәр катнашучы татар халык яки 60, 70нче еллар җырларын һәм үзе теләгән хәзерге заман татар композиторы җырын (барысы 2 җыр) башкара.
Конкурста 15тән 35 яшькә кадәрге кешеләр катнаша ала.
Фестивальнең сайлап алу турлары 10 декабрьдә Әсән-Елга, 17 декабрьдә Зур Сәрдек мәдәният йортында үткәреләчәк. Концертлар 18 сәгатьтә башланачак.
Финал - Гала-концерт 20 гыйнварда район Мәдәният йортында була.
Заявкалар 2-61-51 (РДК) телефоны белән алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев