Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гөберле бака (хикәя)

Дилә, көзгегә карап, шактый үз йөзен күзәтеп утырды. Әнә, аңа көзгедән яньчелгән борынлы, бер як яңак сөяге юк дәрәҗәсендәге, зур яшел күзле, куе кара чәчле хатын карап тора. Дилә бик тырышып, гарип яңак сөяген яшерергә теләп, чәчләре белән ярты битен каплап куйды. Ә менә яньчелгән борынны нишләтергә соң? Ачуы чыгып,...

Дилә, көзгегә карап, шактый үз йөзен күзәтеп утырды. Әнә, аңа көзгедән яньчелгән борынлы, бер як яңак сөяге юк дәрәҗәсендәге, зур яшел күзле, куе кара чәчле хатын карап тора. Дилә бик тырышып, гарип яңак сөяген яшерергә теләп, чәчләре белән ярты битен каплап куйды. Ә менә яньчелгән борынны нишләтергә соң? Ачуы чыгып, көзгене тотып бәрде. Көзге үпкәләгәндәй сәер тавыш чыгарып чәлпәрәмә килде. Әллә үзен жәлләп, әллә көзге ватылганга, әллә чарасызлыктан Дилә үксеп-үксеп еларга тотынды. Нигә, нигә ул гына гомер буе кешеләрдән кимсенеп яшәргә тиеш? Нигә әнисе шундый гарип, ямьсез итеп тудырган? Нигә тугач та мендәр каплап үтермәгән? Нигә ул башкалар кебек урамнан башын күтәреп, елмаеп уза алмый? Нигә ул яраткан бердәнбер кызының чыгарылыш кичәсенә бара алмый? Уйлар, уйлар...

Әнисе үләр алдыннан, кызын чакырып китерде дә, чәчләреннән сыйпап:

-Кызым, алтын бөртегем, утыр әле. Мин синең алдыңда бик зур гаепле. Кичерә алсаң, кичер.

-Нигә алай дисең, әнием? Мин бит сине өзелеп яратам. Минем синнән башка синең кебек кадерле беркемем дә юк бит.

-Шулай да бит... Ләкин мин синең язмышыңны бәхетсез иттем. Мин синең әтиеңә, бик яратып, 18 яшемдә кияүгә чыктым. Әти-әниләрем Тәбриснең ышанычлы егет түгеллеген, эчәргә яратканлыгын, бер җирдә дә төпләп эшли алмавын әйтсәләр дә тыңламадым.

Әнисе авыр сулап куйды. Шулчак аның күзләрендәге үкенечне, сагышны күреп, Диләнең йөрәге чәнчеп алды.

-Яшь чак - җүләр чак, дип борынгылар белми әйтмәгәннәр, күрәсең. Мин дә җүләр булганмын. Әти-әниемнең сүзләренә колак та салмадым. Имеш, мин Тәбристән башка яши алмыйм, аны өзелеп сөям. Әти-әни яраткан кызларының теләгенә каршы килмәделәр, билгеле, ризалаштылар. Никах укыткач, без шәһәргә яшәргә киттек. Икебез дә төзелешкә эшкә урнаштык. Тулай торактан бер бүлмә бирделәр. Бәхетле булыр өчен барысы да бар кебек иде. Ләкин әтиең эчә башлады. Эчеп кайта да, миңа бәйләнә, көнләшеп үзәгемә үтте. Кыйный башлады. Ничә мәртәбә аерылып китәргә талпынып карадым. "Тукта, сабыр итим, туачак балам әтисез үсәчәк бит. Бәлки бала тугач, эчми башлар", - дип уйладым. Ә беркөнне, эчеп кайткач, пычак тотып килгәнен күреп, аны-моны уйлап тормыйча, җиде айлык көмәнем белән икенче кат тәрәзәсеннән сикердем. Аңыма килгәндә, мин дәваханәдә идем инде. Үземә артык зур зыян килмәгән, аяк, кабыргалар сынган. Ә менә бала...

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2Vtzqwjx4V6