Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәү бабам истәлекләре

Минем дәү бабам Әхмәтгали Гариф улы 1897 елның 10 маенда Өлге авылында туган. Бабайга унҗиде яшь тулгач, Герман сугышы башлана. Япь-яшь Әхмәтгалине дә яу кырына алып китәләр. Эшелон бабам шикелле егетләр белән тулы була. Алар күңелләрендә тулган хисләрен җырда чагылдыралар. Сагышлы, үзәк өзгеч, моңлы җыр агыла: "Без утырган поездларның Тоткалары...

Минем дәү бабам Әхмәтгали Гариф улы 1897 елның 10 маенда Өлге авылында туган. Бабайга унҗиде яшь тулгач, Герман сугышы башлана. Япь-яшь Әхмәтгалине дә яу кырына алып китәләр. Эшелон бабам шикелле егетләр белән тулы була. Алар күңелләрендә тулган хисләрен җырда чагылдыралар. Сагышлы, үзәк өзгеч, моңлы җыр агыла:

"Без утырган поездларның

Тоткалары җиз генә.

Йөгереп китәрдәй булам

Көзге ачы җилләрдә

Туган-үскән илләргә..."

Үзенең хезмәт иткән вакытында Рәсәйне иңләп-буйлап йөреп чыгарга туры килә аңа. Бабай сөйләгән истәлекләргә килсәк, алар Кавказ тавының биек сыртларына барып чыгалар.Төнге постларда торганда, аларга тау башыннан аюлар үкерә-үкерә ташлар төшергәннәр. Алга таба хезмәт дәверендә бабай революциягә дә кереп китә. Ак гвардиячеләрне җиңгәннән соң, аларны Кара диңгезгә куып төшереп, революцияне тәмамлыйлар. Акларны пароходларга төяп җибәргәндә, кызылармиячеләр юл кырыенда постта торалар. Ә бу постта торуларын бабай болай сөйләп калдырган:

-Барысы да алтын погонлы, колонна белән көн баралар, төн баралар... Ничек җиңдек икән без аларны, шаккатам!

Ундүртенче елгы Герман сугышына чыгып киткән бабам 1922 елда гына туган иленә әйләнеп кайта.

Дәү бабам истәлекләре буыннан-буынга шулай сөйләнер, минем күңелемдә гомерем буена калыр. Мин үземнең дәү бабам белән горурланам!

Булат ГЫЙНИЯТОВ, күппрофильле лицейның 5а сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев