"Бернәрсәсез калдык - бәрәңге бакчасындагы коймаларга кадәр янды..."
Сәрдегәндәге янгын турындагы хәбәр дөнья пәрәвезе аша көне-сәгате белән Казанга да килеп иреште. Ул көнне күршебез Әнисә апа башкалага үз эшләре белән килгән иде. Туган авылындагы коточкыч хәбәрне ишетү белән, очып кайтырдай булып утырды. Әле бер авылдашына шалтыратты, әле икенчесенә. Әмма берсенең дә телефоны җавап бирмәде. Бөтен кеше янгын сүндерешергә...
Сәрдегәндәге янгын турындагы хәбәр дөнья пәрәвезе аша көне-сәгате белән Казанга да килеп иреште. Ул көнне күршебез Әнисә апа башкалага үз эшләре белән килгән иде. Туган авылындагы коточкыч хәбәрне ишетү белән, очып кайтырдай булып утырды. Әле бер авылдашына шалтыратты, әле икенчесенә. Әмма берсенең дә телефоны җавап бирмәде.
Бөтен кеше янгын сүндерешергә дип чапкан. Соңыннан билгеле булды. Янгын Илһамнардан чыккан, бернәрсәсез калганнар. Ялкын телләре урамның каршы ягына сикергән. Гөлфинурны йортсыз-җирсез калдырган, аңардан Тәлгатьнең лапас-кураларына күчкән. Янгын сүндерүчеләр аларның йортын көчкә саклап калган.
Балтач районының Бөрбаш Сәрдегәне авылы тарихына 25 август әнә шундый коточкыч вакыйгасы белән кереп калды. Бик куркыныч булды, ут янәшәдәге басуга да аздан гына күчми калды, диләр. Авыл халкы, булдыра алганча, янгыннан ике гаиләнең дә әйберләрен коткарырга тырыша. Тик ут көчле була. Өстәвенә көне дә кызу (ул көнне һава температурасы 34 градуска кадәр күтәрелә), шул ук вакытта бик җилле дә була. Янгын чыккан Закировларның машина-тракторларын гына күчереп куя алалар. Хуҗалар бу вакытта бакчада бәрәңге чүпли. Алар кайтып җиткәндә, бөтен җирләре ут эчендә була инде. Гаилә башлыгы Илһам документларны алырга керә, әмма алып чыга алмый, үзе дә аздан гына исән кала. Каты ук пешкән ирне хастаханәгә озаталар. Әхмәдуллиннарның да кайбер әйберләре генә чыга, шөкер, документларын саклап калалар. Алары артыннан йөрү дә - мең бәла бит. (Өченче йорт Мөкәррәмә һәм Тәлгать Муллагалиевлар вафат булганнан соң берничә ел буш торган, бирегә балалары кайтып-китеп йөри иде. - Л.Н.)
Кышка әзерләнгән, бөтен запас тупланган чорда, гомер буе җыйган мал-мөлкәтең санаулы вакыт эчендә юкка чыгуның нинди авыр хәл икәнен башыннан үткән кеше генә белә. Икенче көнне бөтен авыл халкы янгын булган урынны җыештыра башлый. "Бөрбаш" хуҗалыгы калдыкларны түгәргә техника җибәрә. Бернәрсәсез калган җиргә йорт та салырга кирәк бит. Нишләргә? Йорт-җирсез калган кеше дәүләттән зур суммада ярдәмгә өметләнә алмый. Ни кызганыч, андыйлар өчен махсус программа да каралмаган. Шөкер, ике гаилә дә йорт-җирен рәсмиләштергән була. Әмма зур суммага түгел. Ул акча белән генә түбәле була алмаячагын аңлый алар. Район һәм авыл җитәкчеләре әлеге гаиләләргә ничек ярдәм итеп булыр икән дип тә фикерләшә. Әхмәдуллиннарның малае белән киленен - авыл җирендә яшәүче яшь гаилә, ә Закировларны, Румия апа укытучы буларак, авыл җирендә эшләүче бюджет хезмәткәрләре өчен булган программага кертергә булалар. Тик дәүләттән биреләсе бу акчалар әлегә килеп җитмәгән. Шулай да гаиләләр ике ай ярым эчендә өйле була. Йортларны әҗәткә салалар.
Гөлфинур
30 елдан артык торган йорт-җире янып көлгә әйләнгәннән соң, Гөлфинур Әхмәдуллинаны Рузалия белән Мөнәвир Гомәровлар туып үскән нигезенә сыендыралар. "Сыерымны алып, абыйларга кайтып утырдым, малай белән килен кодагыйларга китте, - ди Гөлфинур апа. - Тана белән бозауны фермага чыгардык".
Гөлфинур апа моңа кадәр абзар тутырып терлек тоткан. Яшьли тол калган ханым, ире үлгәннән соң, тормышны ялгызы тарткан. Өч баласын аякка бастырган, алар үсеп җитсә дә, әле дә терлеген бетермәгән. Янгыннан исән калган җитлеккән ике үгезен шул көнне үк саткан. Башта кибеттә, анысы ябылгач, "Бөрбаш" хуҗалыгында фермада эшләп лаеклы ялга чыккан Гөлфинур апа авылдашларының, җитәкчелекнең мәрхәмәтле булуын исе китеп сөйләде. "Кешенең кемлеген авырлык килгәч беләсең икән.
Бернәрсәсез калган идем бит. Хәтта бәрәңге бакчасындагы коймаларга кадәр янып төште. Авылдашларым да, туганнарым да, җитәкчелек тә ярдәмнәреннән ташламады. Быел түбә астына кертә алсак, киләсе елга эчке эшләрен башкарырбыз дип уйлаган идек. Ходайның рәхмәте - тиз арада өй салып чыктык. Мәрхәмәтле җаннар гел ярдәм итеп торды. Бөтен эшемне авыл халкы эшләде, - дип сөйли Гөлфинур апа. - Читтән дә килделәр. Башкарган эшләренә акча алучылар сирәк булды. Алган очракта да шактый зур ташламалар ясадылар. Өй күтәрткәндә эшчеләргә нибары 30 мең сум акча түләдем. Килүчеләрне ашатырга тырыштым. Күршедәге Фәния белән Вәгыйз Хафизовларда ике тапкыр ашарга пешердек. Йортны өйгәндә 20дән артык кеше булды. Өстән яңгыр явып торганда да эшләделәр. Кайбер көннәрдә, өстәлгә кеше сыймагач, икегә бүлеп ашатырга туры килде. Эчке ягын эшләгәндә бик тиз булды. Газинур кияү такталар, ишекләр белән эш итә. Яну белән аларны әзерләп куйган булган. Эчке ягын конвейер кебек эшләделәр. Су кертәләр, җылылык уздыралар... Менә шулай торырлык итеп тә бирделәр. Авыр хәлдә калганымны белгәч, йорт җиһазлары китерүчеләр дә бихисап булды. Хуҗалык директоры, эшчеләреңә өләшерсең дип, 10 тонна ашлык бирде. Терлекләргә кыш җитәрлек ашлыгын, печәнен дә, саламын да китерттерде".
Гөлфинур апа кайбер төзелеш материалларын бурычка алган. "Әҗәт түләнер, баш исән булсын, - ди ул. - Янгыннан соң улым Ленар да ике ай ярым эшкә бармады. Кирәк әйбер артыннан көненә дүртәр тапкыр чыгып китә иде, бу эшләрне үзем генә башкара алмаган булыр идем".
"Безнең әнкәй үзе дә - бик ярдәмчел кеше, - ди килене Гүзәлия. - Кешегә авырлык килсә, гел ярдәмгә ашыкты. Авылда үлем-җитем булса, мәетләр юарга да йөри, кешеләрнең сыерларын саварга да бара, укырга китәләр икән, күпләр йортын карарга әнкәйгә әйтә. Үзе дә гомере буе һәркемгә ярдәм кулы сузарга тырышты. Аңа авырлык килгәч, башкалар булышты".
Румия
Янгыннан соң Закировларны туганнары Нурзидә һәм Хәсән Хөсәеновлар үз йортына чакыра. Уллары Айрат белән киленнәре Энҗе урамда калган туганнарын, беркая да бармыйсыз, безгә менәсез, дип килеп алалар. Әниләре Рәисә апаны кызы Ләйсән белән кияве Кадыйм, мондагы хәлләрне күрмәсен дип, Казанга алып китәләр. Шушы хәл килеп чыгу белән, Хәсән абый малае Габделнур да кайтып төшә, Илһам янына хастаханәгә кереп, елап, борчылып утырмагыз, йорт була ул, үзебез оештырып бирәбез, ди. "Миңа да шул сүзне әйтте. Аңа ничек итеп рәхмәт әйтеп бетерәсе булыр, белмим", - ди Румия апа. Йорт салуны Габделнур үзенең шәхси фирмасы өстенә ала. Эшчеләрен җибәрә. Бүген дә аның эшчеләре Закировларда эшли. "Субсидия акчасын көтеп утырып булмый бит, өйне салырга кирәк. Ул килгәнче оешма исәбеннән эшләтә торыйк, диде Габделнур", - ди Румия апа.
Әмма бу гаиләне тагын бер кара кайгы сагалап торган икән. Гаилә башлыгы Илһам ноябрь урталарында, уйламаганда, мәңгелеккә китә. "Үзебезнең сала башлаган өйгә мендек тә, терлекләрне карарга чыгып киттем, Илһам авырып торам дип ятып калды. 15-20 минуттан керсәм, зәп-зәңгәр булган, үлгән. Менә шулай бер кайгы артыннан икенчесе килде, - дип өтәләнә Румия апа. - Мең төрле эш иде бездә, җиләген дә үстереп карадык, сарымсагын да. Тавык асрап, кыш буе йомырка саттык. 250 тавыгыбыз гына бар иде. Янгыннан соң да сарымсак утырткан идек, орлыгыбыз булмагач, анысын да бирделәр.
Сатыласы ике центнер сарымсагыбыз гына янды. Аны бөтен бәрәңге бакчасына утырткан вакытларыбыз да булды. Әле бакчаның 20 сутыена җиләк утырткан идек. Яшел Үзәнгә Илдар Ситдыйковка барып өйрәнеп кайттык. Илһамның бик тә пай җиренә утыртасы килгән иде, мин каршы төштем. Барысына да көч җитмәс, туктап торыйк, дидем. Ыслау цехы да оештырган иде. Яңа җиһазлар алып, узган ел тагын да яхшыртты. Тик тора белми торган кеше иде ул. Бу эшне бик яратып эшли башлаган иде, үз эшемне таптым дип сөенде. Цехтагы 5 суыткыч-туңдыргычыбыз янды. Нишлисең бит. Гомер буе итек басты, соңгы бер елда аннан баш тартты. Көчем җитми инде бу эшкә, диде. Йон тетү машинабыз исән калды, анысын хәзер менә сатарга кирәк. Урамда торган бөтен агрегатлар янып бетте. Металл өеме генә утырып калды. Янгыннан соң шул тимер-томырның берсенә дә Илһам кул тидерттермәде. Торсын, диде. Күз көеге булып тормасын, сатыйк, дидем. Юк, бик кадерле иде шул алар аның өчен. Машина-тракторлар исән калды анысы. Эш кораллары күп иде, берсе дә калмады, Илһамның бар нәрсәне үзебездә булдырасы килде. Әмма нишлисең, берсе дә юк хәзер".
Өстәвенә Румия апаның әнисе Гөлфирә апа авыр хәлдә Арча хастаханәсендә ята икән. Соңгы вакытта нык авырып торган, инсульт кичергән анага янгын турында баштарак әйтмәгәннәр. Бары бераз уңайлана төшкәч кенә бу хакта сөйләгәннәр. Илһам абый үлгәннән соң, ашына алып килергә мәҗбүр булганнар. Мондагы хәлне үз күзләре белән күреп киткәч, таза тормыштан металл өемнәре генә калуын күреп, тагын көчле инсульт кичергән... Илһам абыйны да бу хәлләрне күтәрә алмагандыр, шуңа йөрәге тоткандыр, диләр.
Рәхмәтебез чиксез
Әхмәдуллиннар да, Закировлар да ярдәм иткән барча кешегә чиксез рәхмәтләрен юлладылар. Безнең икебезгә дә бөтен нәрсәне тигезләп бүлделәр, ди алар. Бөрбаш авыл советына кергән өч авылдан акча җыеп ярдәм иткәннәр. Хуҗалык директоры Рафис Солтанов белән җирлек рәисе Сәйдәш Хәкимов фаҗига булу белән килеп, үз ярдәмнәрен күрсәтә башлаган. Район хакимияте башлыгы Рамил Нотфуллин, башкарма комитет җитәкчесе Рамил Шакиров, йортсыз калмассыз, дип ышандырганнар. Республиканың баш казые, Бөрбашта гомер итүче Җәлил хәзрәт Фазлыев бәлагә тару белән ярдәм кулы суза. Райондагы мәчетләр, хәтта Кукмара районы мәчетләре дә булыша. "Илһамның классташлары янгыннан соң да, вафат булганнан соң да килеп ярдәмләштеләр. Кызым эшли торган Чапшар мәктәбе белән балалар бакчасы басуда калган бәрәңгебезгә кадәр килеп чүпләде", - ди Румия апа.
"Тумышы белән Пыжмарадан булган, Төмәндә яшәүче Раиф Мөхәммәтҗанов икебезгә дә 100әр мең сум бирде, - дип дәвам итә Гөлфинур апа. - Румияләргә йорт салган Габделнур миңа да булышты".
Балтачның "Агрохимсервис", "Водстрой" оешмаларына, ярдәм иткән мәктәпләргә, Бөрбаш, Алан, Сәрдегән халкына, райондагы эшмәкәрләргә, Кукмарадан эшмәкәр Рамазан Юнысовка, хезмәттәшләргә, туганнарга, кода-кодачаларга һәм башкаларга рәхмәтебезне яз әле, диде алар. "Әгәр телгә алмый калган кешеләр булса, үпкәли күрмәсеннәр, кайберләре онытылып та калгандыр. Һәркем ярдәм итте, безне урамда калдырмадылар, йортлы иттеләр. Бары аларның тырышлыгы белән без салкын кышны үз йортыбызда уздырабыз", - дип озатып калдылар.
Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев