Балачактан хат
Кәҗә мал түгел, баҗа туган түгел", дигән әйтем бар. Баҗаның туганлыгы турында бәхәсләшмим, әмма кәҗә мал түгел дигәне белән һич тә килешмим. Беренчедән, кәҗә - җир шарында иң күп танылган йорт хайваны, икенчедән, сөте - бик файдалы, күп чирләрдән дәва. Икенче бер әйтем: "Эчим дисәң сөте бар, ашыйм дисәң ите...
Кәҗә мал түгел, баҗа туган түгел", дигән әйтем бар. Баҗаның туганлыгы турында бәхәсләшмим, әмма кәҗә мал түгел дигәне белән һич тә килешмим. Беренчедән, кәҗә - җир шарында иң күп танылган йорт хайваны, икенчедән, сөте - бик файдалы, күп чирләрдән дәва. Икенче бер әйтем: "Эчим дисәң сөте бар, ашыйм дисәң ите бар..." чыгымы да аз. Ләкин әлеге язма кәҗә малының өстенлекләре турында түгел, ә аның белән бәйләнешле бер вакыйга турында.
Гаиләдә ир-аттан башка зур мал асрау авыррак, безнең ишеләргә кәҗә малы бик җиткән инде. Бәтиләгәч тә аларны көтүгә чыгарып булмый, бәтиләр "аякка басканчы" арканда йөртеп аласы.
Әни (урыны җәннәттә булсын) арканлык бауларын, чөйне хәстәрләде дә: "Улым, бар, кәҗәне бәтиләре белән инешнең аргы ягына - Каршы тау итәгенә арканлап кайт әле", - дип озатып җибәрде. Кәҗәне арканлыйсы урынын эзләп, өстерәп йөрисе юк. Ул үзе бара торгач туктый, чирәм ашарга керешә, менә шунда кагып куясы инде аркан казыгын. Ә бәтиләре әнисе тирәсеннәр ерак китмиләр.
Хайван чирәм чемченә башлады, чөйне кагыйм дисәм, каккыч өйдә калган.
Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев