Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алмалы нәсыйхәт

Эштән кайтуга, Наилә каршына кечкенә кызы йөгереп чыкты. - Әни-әни! Миңа әбием алма бирде! - дип ихлас елмаеп, сөенече белән уртаклашты Алсу, һәм кулларын өскә чөеп, өстәп куйды: "Икене!". Һәр кулына берәр алма тоткан нәни кыз әнисе тирәсендә сикергәли башлады. Шатлыклы елмаеп, Наилә үзе дә сизмәстән, шаярыбрак әйтеп куйды: -...

Эштән кайтуга, Наилә каршына кечкенә кызы йөгереп чыкты.

- Әни-әни! Миңа әбием алма бирде! - дип ихлас елмаеп, сөенече белән уртаклашты Алсу, һәм кулларын өскә чөеп, өстәп куйды: "Икене!".

Һәр кулына берәр алма тоткан нәни кыз әнисе тирәсендә сикергәли башлады. Шатлыклы елмаеп, Наилә үзе дә сизмәстән, шаярыбрак әйтеп куйды:

- Кызым, шул ике алманың берсен әниеңә бирмисеңме соң?

Әнисенә беравык карап торганнан соң, Алсу тиз генә башта бер алмасын тешләп алды, аннан, шулай ук ашыгып, икенчесен дә тешләде.

Наилә йөзендәге елмаюы сүнеп, күңеле көйсезләнеп китте. "И-и, кызым, кадерле әниең өчен бер алма да кызганычмы?" - дип уйлап куйды ул. Шулай да баласына дәшмәде, кәефе кырылганын күрсәтмәскә тырышты. Әмма бу вакытта бөтенләй көтелмәгән хәл булды. Кечкенә Алсу бер алмасын әнисенә сузып, әйтеп куйды:

- Әнием, мә, монысын ал, бу алма тәмлерәк!

Наилә, калтырана башлавын тоеп, әкрен генә диварга сөялде. "Йә Алла... ничек тыелып калдым, ничек акыл өйрәтәм дип шелтәләмәдем баланы!" - дип уйлап куйды ул, йөрәге турысын тотып.

Сабак булырлык бу хәлдән соң, ул хезмәттәше белән күптән түгел булган бер күңелсез вакыйганы исенә төшерде. Ул чакта аның белән бер бүлмәдә эшләгән хатын, Наилә утырам дигәндә, кинәт кенә урындыгын тартып алды. Шуңа ачуы чыгып, Наилә шул хезмәттәшен кычкырып әрләде. Баксаң, шул урындыкка ул ялгыш чәен түккән икән һәм Наилә киемен чылатмасын дип алып куймакчы булган. Әмма ул вакытта Наилә сабырсызланып дәгъва белдерде, шуның аркасында хезмәттәше белән ара суынды. Әле хәзер дә үч алырга теләгәндәй аңа тупас дәшә бит ул... "Иртәгә үк гафу үтенәм!" - дип ниятләп куйды Наилә. Аннары кызы сузган алманы алды да:

- И кызым, рәхмәт инде сиңа, зур рәхмәт! Алма өчен дә, барысы өчен дә бик зур рәхмәт сиңа, балакаем!

Ришат Курамшин

фото: http://xarakter.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев