Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аларның да үз язмышы

Язмам янәшәбездәге дүртаяклылар - Шарик белән Мырауҗан турында. Алар бер өйдә, кызыбыз Лилия гаиләсендә үстеләр. Икесе дә көзен туу сәбәпле, оныкларым аларны кызганып, көзге-кышкы суыкларда өйләрендә тоттылар. Икенче җәйдә Лилия гаиләсе белән яшәргә башка урынга күченде. Сентябрь азагында кайтып, йорт җиһазларын машинага төяп алып китте. Караңгыланып килә иде инде. Кызыбызны...

Язмам янәшәбездәге дүртаяклылар - Шарик белән Мырауҗан турында. Алар бер өйдә, кызыбыз Лилия гаиләсендә үстеләр. Икесе дә көзен туу сәбәпле, оныкларым аларны кызганып, көзге-кышкы суыкларда өйләрендә тоттылар. Икенче җәйдә Лилия гаиләсе белән яшәргә башка урынга күченде. Сентябрь азагында кайтып, йорт җиһазларын машинага төяп алып китте. Караңгыланып килә иде инде. Кызыбызны озаткач, өйләренә кереп тормадым, тышкы ишекләрен бикләдем дә кайтып киттем.

Икенче көнне кичке уңайда эт белән мәчене алырга бардым. Тик алар беркайда да юк. Күршеләреннән дә сорап карадым. Берсе дә күрмәгән. Шуннан йортка кердем. Шарик белән Мырауҗан түр якның идән уртасында шаккатып миңа карап утыралар. Мин кергәч тә, селкенмәделәр.

Аларны өйгә алып кайттым. Ике көн тордылар да, юкка чыктылар. Ике-өч көннән янә кайтып керделәр. Бераздан тагын юк булдылар, тагын кайттылар. Гел икесе бергә йөрделәр. Аннары этне бәйләп куйдык. Ә мәче бөтенләй кайтмас булды. Чөнки аларны кызымның күршеләре ашатып-эчетеп тәрбияләп торганнар. Аның акыллы булуына шаккатканнар. Сөйләүләре буенча Мырауҗан әниләрен югалткан өч песи баласын да үз канаты астына алган. Бирелгән сыер сөтенең куесын иң элек аларга ашарга мөмкинлек биргән (үзе белән ияртеп алып килгән), аннары гына үзе сыйланган.

Саймә ХӘЕВА, Кәркәүч

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев