Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Татлы борыч үстерү серләре

Татлы борычны бакчага - ачык урынга күчереп утыртырга ашыкмаска кирәк. Бу эшне һава температурасы 20-25 градуска җиткәч кенә эшләү дөрес булыр. Күчергәндә кояшлы, якты урынны сайлап, араларын 25 сантиметрдан да якын итмичә, сай гына чокырга утыртырга киңәш итә бакчачылар. Буйга үсеп киткәнен көтмичә, күчергәч үк таякка бәйләп куясы. Борыч та,...

Татлы борычны бакчага - ачык урынга күчереп утыртырга ашыкмаска кирәк. Бу эшне һава температурасы 20-25 градуска җиткәч кенә эшләү дөрес булыр.

Күчергәндә кояшлы, якты урынны сайлап, араларын 25 сантиметрдан да якын

итмичә, сай гына чокырга утыртырга киңәш итә бакчачылар. Буйга үсеп киткәнен көтмичә, күчергәч үк таякка бәйләп куясы. Борыч та, кыяр сыман, күчергәнне яратмый, шуңа күрә утыртканда тамыр системасы белән сак булырга кирәк. Корылыкны да, артык дымны да авыр кичерә, суны аз, ләкин еш сипсәң яхшырак. Төбен ике атна саен, 2 сантиметр тирәнлектә генә йомшартып торыгыз.

Яшелчә үсә торган туфракны ашлап тору борычның тизрәк һәм зуррак булып үсүенә ярдәм итә. Бу очракта азот, калий катнашмасын кулланырга була, черемәгән тирес куллану борычларның черүенә китерә. Борыч үзеннән-үзе серкәләнүче үсемлек, шулай да берничә төрне рәттән утырту уңышның мул үсүенә сәбәп була. Төрле чирләрдән саклану өчен сезонга ике тапкыр составында бакыр булган "Ридомил", "Ордан" препаратлары белән эшкәртегез. Күбәләк корты күренүгә, кичекмәстән, "Алатар", "Конфидор", "Моспилан" препаратларын кулланырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk