Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Саранлык түгел, җыйнаклык

Газетагызның бер санында "Саранлыкмы бу, әллә тәрбиясезлекме?" дигән исем астында кечкенә генә бер язма бирелгән иде. Анда сүз кайберәүләрнең "Экосервис" оешмасына акча түләргә теләмичә, шәхси хуҗалыкларында җыелган чүпне поселоктагы күпкатлы йорт янындагы контейнерларга илтеп салуы турында бара. Без үзебез ай саен чүп өчен акча түләп барабыз. Әмма соңгы вакытта эшкә...

Газетагызның бер санында "Саранлыкмы бу, әллә тәрбиясезлекме?" дигән исем астында кечкенә генә бер язма бирелгән иде. Анда сүз кайберәүләрнең "Экосервис" оешмасына акча түләргә теләмичә, шәхси хуҗалыкларында җыелган чүпне поселоктагы күпкатлы йорт янындагы контейнерларга илтеп салуы турында бара. Без үзебез ай саен чүп өчен акча түләп барабыз. Әмма соңгы вакытта эшкә барганда-кайтканда пакетларны контейнерларга салып китәбез. Безнең турыда да күргән кешеләр дөрес фикердә түгелдер, сараннар дип уйлыйлардыр. Сәбәбе - без көне буе эштә, пакетларны тиешле көнендә урамга чыгарып куйсак та, "Экосервис" машинасы килеп җиткәнче аны кошлар яки эт-мәчеләр актара. Андагы чүп тирә-юньгә тарала. Шуңа күрә контейнерга салып кую яхшырактыр дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk