Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Самавырның чәйнеге дә булса...

Газетаның бер санында Кукмараның Туеш бистәсендә яшәүче Мәкъсүтнең "Калган эшкә кар яумасын" дигән язмасы бирелгән иде. Анда сүз бистәбезнең "капкасы" һәм визит карточкасы булган Гагарин урамына урнаштырылган гаҗәеп матур самавыр турында бара. Дөресрәге, аның тирә-юнен төзекләндереп, матурлап бетерү турында. Килешәм мин дә. Әмма үземнән дә бер фикер өстисем килә. Әлеге...

Газетаның бер санында Кукмараның Туеш бистәсендә яшәүче Мәкъсүтнең "Калган эшкә кар яумасын" дигән язмасы бирелгән иде. Анда сүз бистәбезнең "капкасы" һәм визит карточкасы булган Гагарин урамына урнаштырылган гаҗәеп матур самавыр турында бара. Дөресрәге, аның тирә-юнен төзекләндереп, матурлап бетерү турында. Килешәм мин дә. Әмма үземнән дә бер фикер өстисем килә. Әлеге самавыр өстенә чәйнек тә куелса, шәп булыр иде. Әнә, Кәчимир авылында Салих абый Шәрипов ясап куйган самавырда да бар ул. Элек-электән самавырны кара чәй чәйнегеннән башка күз алдына да китереп булмый бит. Ә болай, гафу итегез, "койрыксыз әтәч" кебек тоела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X