Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Бәйрәм торты

5 йомырка белән 1 стакан шикәр комын миксер ярдщмендщ 10-15 минут күпертәбез. Күпергән массага 1 стакан он һәм 1 чәй калагы камыр йомшарткыч (разрыхлитель) салабыз. Шуны яхшы итеп болгатабыз. Әзер массаны торт пешерә торган, астына кургаш (фольга) җәелгән формага салабыз һәм 40-45 минутка духовкага куябыз. Тортның камыры пешкәч, 10-15 минут...

5 йомырка белән 1 стакан шикәр комын миксер ярдщмендщ 10-15 минут күпертәбез. Күпергән массага 1 стакан он һәм 1 чәй калагы камыр йомшарткыч (разрыхлитель) салабыз. Шуны яхшы итеп болгатабыз. Әзер массаны торт пешерә торган, астына кургаш (фольга) җәелгән формага салабыз һәм 40-45 минутка духовкага куябыз. Тортның камыры пешкәч, 10-15 минут суытабыз да, азык пленкасына төреп, суыткычка алып куябыз.

Тортның бисквитын кичтән пешерергә кирәк. Чөнки суыткычта озаграк торса гына ул сусыл була. Алга таба бисквитны өч өлешкә бүләбез. Аннары катламнар арасына ягарга крем ясыйбыз. Моның өчен бер банка куертылган сөт, бер кап йомшарган ак май алабыз. Шуны яхшы итеп, бер төрле масса барлыкка килгәнче болгатабыз. Бу кремны коржлар арасына ягабыз. Аннан соң коржларны авыр әйбер белән бастырып, суыткычка алып куябыз. Моны тортның өсте тигез килеп чыксын өчен шулай эшлибез.

Бисквит тигезләнгән арада тортның тышына ягарга крем-чиз әзерлибез. Башта бер кап йомшарган ак майны (майлылыгы 82 проценттан да ким булмаганны) 70-80 грамм шикәр пудрасы белән миксерда күпертәбез. Шуңа ике банка (һәркайсы 140 граммлы) эремчекле-майлы сыр салабыз. Сыр сап-салкын, суыткычтан гына алынган булырга тиеш. Өч ингредиентны да бергә кушкач, крем-чизны кондитер капчыгына тутырабыз. Капчыкның башын кисеп, крем-чиз белән тортның кырыен тигезлибез. Тортны тигезләп бетергәч, 1-2 сәгатькә суыткычка куеп торабыз. Кырыен эретелгән шоколад ярдәмендә бизибез. Әлеге катнашманы ясау өчен 40 грамм 10 процентлы каймакны, 70-90 грамм кара шоколадны, 40 грамм ак майны суга утыртып эретәбез. Ул бераз суынгач, кондитер капчыгы яисә аш кашыгы ярдәмендә тортның кырыйларына агызабыз. Тортның өстен безе, шоколад, мармелад белән бизибез.

Коржлар арасына җиләк тәме килеп торган эремчек тә ягарга була. Шулай ук бананлы-каймаклы крем да бик тәмле килеп чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk