Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әйтер сүзе бар

Йөрәккә үтеп керерлек итеп язылган, күңелдә күп уйлар, давыллар кубара торган язмаларны укыганнан соң: "Кем, ниндирәк кеше икән әлеге автор, күрәсе-танышасы иде", - дип уйлап куясың. Газета укучыларыбызны матур язмалары белән сөендереп, бер тында укыла торган хикәяләр иҗат итүче Мөнәвәрә Шәфигуллина исеме дә күпләрдә кызыксыну уятадыр. 19 май - Татарстан...

Йөрәккә үтеп керерлек итеп язылган, күңелдә күп уйлар, давыллар кубара торган язмаларны укыганнан соң: "Кем, ниндирәк кеше икән әлеге автор, күрәсе-танышасы иде", - дип уйлап куясың. Газета укучыларыбызны матур язмалары белән сөендереп, бер тында укыла торган хикәяләр иҗат итүче Мөнәвәрә Шәфигуллина исеме дә күпләрдә кызыксыну уятадыр. 19 май - Татарстан матбугаты көне уңаеннан, даими авторларыбызның берсе булган Мөнәвәрә апа турындагы әлеге язманы аңа сиздерми генә әзерләргә булдык. "Сюрприз" булсын әле үзенә.

Зур Сәрдек авылында яшәүче Мөнәвәрә Шәфигуллина белән якыннан бертуган апасы Асия Аксанова таныштырды. Юкса, мин үзем дә аны Зур Сәрдек гимназиясендә укыган вакытлардан белә идем инде. Ул - бар гомерен балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүгә багышлаган мөхтәрәм укытучы, мәктәптә курчак театр оештырып, сабыйларны сөендерүче нечкә күңелле "апа"быз да бит.

Мөнәвәрә апаның ягымлы тавышы үзенә тартып торган кебек, аның язмалары да җөмләләренең төзеклеге, фикер байлыгы белән аерылып тора. Әхлаклылык, тәрбиялелек мәсьәләләренә басым ясый ул. Аның геройлары да гади - безнең арабыздан чыккан кешеләр. Алар үзләренең холык-фигыльләре, эш-гамәлләре белән укучыларны уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итәләр.

Сеңлесенә каләм тибрәтү сәләте әниләреннән бирелгәндер, дип уйлый Асия апа.

-Безгә гел: "Сез авыл балалары кебек сөйләшмисез", - диләр иде. Әни белемле булмаса да, бик тирән фикерле, ипле, тәртипле кеше иде, безгә әкиятләр сөйләп, җырлар көйләп үстерде. Сөйләменә ияләнгән булганга үзебез сизмәсәк тә, киленебез әле дә: "Әни гади авыл кешесенә охшамаган, үзенчәлекле булды", - дип искә ала, - диде ул. - Сеңелемнең Түбән Арбаш мәктәбендә сигезенче сыйныфта укыган чагы иде, ахрысы. Математика укытучысы, театр түгәрәге алып баручы Рәйсә Кәрамова аңа спектакль кую өчен берәр язучының әсәрен сайлап алып килергә куша. Мөнәвәрә беренче иҗат җимеше булган "Без әтине эзлибез" дигән әсәрне үзе язып, шуңа танылган бер язучының исемен куя. Бу спектакльне тамашачылар бик яратып кабул итә. Әле үткән ел гына укытучының хәлен белергә баргач, авторның үзе булуын әйтте ул аңа.

Мөнәвәрә апа - Төркәш авылы кызы. Җиде балалы гаиләдә төпчек, иң кадерле, иркә кыз булып үсә ул. Дүрт абыйсы, ике апасының яраткан сеңелләре була. Түбән Арбаш мәктәбен "бишле" билгеләренә генә тәмамлаган Мөнәвәрә укуын Арча педагогия көллиятендә дәвам итә. Аны тәмамлаганнан соң, яшь мөгаллимәне Зур Сәрдеккә эшкә җибәрәләр. Мәктәпнең данын районда гына түгел, республикага таныткан атаклы җитәкче Закирҗан абый Сабитов кул астында эшләргә туры килә аңа. Шул ук

вакытта Казан дәүләт университетының филология факультетына читтән торып укырга кереп, югары белем ала. Мәктәптә эшләп килүче курчак театрына сценарийлар яза.

Зур Сәрдек егетләренең дә күзе төшми калмый шомырт кара күзле кызга. Комсомол секретаре булган Кәримулла аны башкаларга бирми. Шулай итеп, авылда яшь, матур гаилә барлыкка килә. Авылдашларына үрнәк булып гомер итәләр алар. Ике бала тәрбияләп үстерәләр, кайнана-кайната, туганнары белән дә бик матур яшиләр. Мөнәвәрә апа бүген яраткан әни генә түгел, дәү әни дә. Дүрт оныгын, туганнарының балаларын төрле гыйбрәтле хәлләр, әкиятләр сөйләп сөендерә икән. Сабыйларның күңеленә үтеп керерлек кызыклы итеп сөйләшә белә шул ул алар белән.

...Ә язмам героеның күңел төпкелендә исә ак халат "кию" теләге чынга ашмаган хыял булып кала. Дәваханәгә апасының эш урынына килгәч тә еш кына: "Эх, минем дә ак халат киясем килә", - дип әйтә торган була.

Бәлки Мөнәвәрә апа әлеге зур теләген алда дөнья күрәчәк иҗат җимешләрендә "чын"га ашырыр. Һичшиксез, гыйбрәтле, эчтәлекле язмаларының берсе булыр ул...

Котлыйбыз!

2016-2017 еллардагы язмалары өчен даими хәбәрчебез Мөнәвәрә Шәфигуллинага газетабызның беренче мөхәррире Сәмигулла Кәримуллин исемендәге премия бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk