Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Соңару (хикәя)

Караңгы төннең тынычлыгын бозып, телефон шалтырады. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында коткаручы булып эшләүче Барый өчен бу шалтырау гадәти хәл булганга, сикереп торып, хатынын, кызын уятмас өчен, телефонны икенче бүлмәгә алып чыгып сөйләшә башлады. Дөрес сизенгән икән, шалтырау эш урыныннан иде. "Япониядә җир тетрәү. Әзерлән, иртәгә шунда очабыз". Кием-салымнарын әзерләп, йокларга...

Караңгы төннең тынычлыгын бозып, телефон шалтырады. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында коткаручы булып эшләүче Барый өчен бу шалтырау гадәти хәл булганга, сикереп торып, хатынын, кызын уятмас өчен, телефонны икенче бүлмәгә алып чыгып сөйләшә башлады. Дөрес сизенгән икән, шалтырау эш урыныннан иде. "Япониядә җир тетрәү. Әзерлән, иртәгә шунда очабыз".

Кием-салымнарын әзерләп, йокларга ятса да, Бариның йокысы йокы булмады: әллә нинди төшләр күреп, төне буе саташып чыкты.

Япониягә килеп җиткәч, мондагы җимерек йортларны, үлгән кешеләрне, ятим калган сабыйларны күреп, телсез калдылар. Бу мәхшәр нинди матур гаиләләрне җимергән, нинди гүзәл гомерләрне вакытсыз җир куенына алган. Хәрабәләр астыннан ыңгырашып, яткан күпме кешеләрне коткардылар алар!

Шулай йорт җимерекләре арасында йөргәндә, Бари сәҗдә рәвешендә яткан бер хатынны күреп алды. Аның башы, йөзе, танырлык хәлдә түгел, әйтерсең лә кан йомарламы. Бер як җилкәсе чәрдәкләнгән, кулы изелгән, тәне суык иде. Кинәт үлгән ананың күкрәк астында нәрсәдер кыймылдап куйды. Бари тиз генә иптәшләрен чакырды. Коткаручылар ишелгән бинаның ташларын казып, сакланып кына кечкенә төргәкне алдылар. Ачып җибәрсәләр - анда ананың бәгырь кисәге - нәни сабые ята иде. Ә иң гаҗәбе: бу бала исән! Әллә ачлыктан, әллә елый-елый хәле беткәнгә, бала әкрен генә сулыш алып, йоклап ята. Күрәсең, бу ана җир тетрәү башланганнан соң, кадерле сабыен гәүдәсе белән каплаган, ә үзе яралардан үлгән. Бариның кинәт күңеле тулды, күзләре яшьләнде, нигәдер үксеп-үксеп елыйсы килде.

Бу хис самолетка утырып, туган якларга кайтканда тагын да көчәйде. Барысының да телендә үз гомерен корбан итү бәрабәренә баласын коткарган ана, могҗиза белән исән калган сабый иде. Араларында яше, зирәклеге буенча башкалардан аерылып торган Шәяхмәт абзый: "Әйе, баласы нинди генә булса да, яхшымы ул, әллә начармы, бары тик әниләр генә, ике дә уйламыйча, сабые өчен җанын бирә ала. Пәйгамбәребездән калган хәдистә: "Җәннәт - әниләрнең аяк астында", - дип юкка гына әйтелмәгән. Әнисен хөрмәтләгән кеше ике дөньяда да хөрмәтле булыр. Шуның өчен әниләрегезнең кадерен исән чакта белегез, рәнҗетүдән сакланыгыз!" - дип яшьләргә киңәшен бирде.

Шәяхмәт абзыйның сүзләре Бариның йөрәк ярасына тоз сипкәндәй тәэсир итте. Озын юлда хәтер йомгаклары үзеннән-үзе сүтелде.

Бари әнисе белән генә яшәде. Әтисе бердәнбер яраткан улының тәпи китүен, "әттә" дип әйткән беренче сүзен дә ишетмичә, аңа биш ай булганда, үпкә чиреннән үлеп киткән. Алар үпкә-ачусыз, гади һәм риясыз, мәрхәмәтле әнисе белән тыйнак кына яшәделәр. Дүртле һәм бишле билгеләренә генә укучы тәртипле улы белән горурлана иде ана. Тик Барига гына аның мәктәптә җыештыручы булып эшләве, җитмәсә, бер күзенең сукыр, ямьсез булуы бер дә ошамады. Нигәдер ул әнисенең ямьсез булуыннан ояла иде. Әле дә хәтерли, беркөнне ул әнисенә: "Синең минем әни икәнлегеңне сыйныфташларым белмәсеннәр. Мәктәптә минем яныма килмә, күзең сукыр булганга оялам мин", - диде. Газиз ана бу сүзләрне ишеткәч телсез калды, башын селкеп ризалашты; йөзе тартышып куйды, ә күзләреннән эре-эре яшьләр акты. Ә Барый, әнисенең күз яшьләрен күрмәмешкә салышып, уйнарга чыгып йөгерде.

Өзелеп сөйгән бердәнбер улыннан мондый сүзләрне ишетү никадәр авыр булгандыр аңа?! Балам, дип өзгәләнгән ана күңеле әрнегәндер. Ничекләр түзде икән?! И, әнкәем, бәгырькәем, кичерә алсаң, кичер акылсыз улыңны!

Уйлар, уйлар... Уйласаң, уелыплар китәрлек лә. Әнә Бариның үсмер чоры, ваемсыз яшьлеге... Беренче самими хисләр... Озын чәчен тасма белән үреп куйган сыйныфташы, кыргый кыз Фәридә...

Әле дә исендә, бер җәйне аларның авылына бик чибәр керәшен кызы кайтты. Бик күп егетләрнең күзе төште бу кызга, ләкин Настя (кызның исеме шулай иде) озын буйлы, кара чәчле, кара күзле Барины ошатты. Әнисе Бариның керәшен кызы белән чуалуын ишеткәч, ипләп кенә: "Улым, күз төшкән кызың бик матур, бәлки бик әйбәттер дә, ләкин безнең диндә түгел. Язмышны үзебез язабыз, бәхет тә үз кулыңда. Бер тапкыр кискәнче җиде кат үлчә, балам, ялгыша күрмә", - диде. Ә Бари әнисенә карап көлде дә: "Керәшен кызы ошамаса, рус кызына өйләнермен", - дип шаяртты. Әллә фәрештәләрнең "Амин" дигән вакытына туры килде, әллә тәкъдире шулай булды, Бари бик чибәр, теле белән дә, иркәләүләре белән дә йөрәкләрне эретә торган рус кызы Любага өйләнде. "Адәм юрар, тәкъдир юллар", - дип әйтүләре хактыр, күрәсең.

Хатынын әллә нинди наз бүләк итүче фәрештәләргә тиңләде ул. Ә үзен күкнең җиденче катында хис итте. Әллә әнисенең гариплегеннән оялып, әллә кызның әти-әнисенең кияүләренең татар булуын өнәмәүләрен уйлап, әнисен туена чакырмады. Өйләнгәнен ишеткәч, әнисе аңа хат җибәрде...

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk