Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Метрикәләрдә халкым язмышы, авылым тарихы

Тирә-ягыбызда авылларның тарихы белән кызыксыну, аларны өйрәнү, китаплар бастыру күренешләре елдан ел арта бара. Шул уңайдан тарихчы буларак та, авыл имамы буларак та мин берничек тә бу эштән читтә кала алмадым. Авылыбыз Иске Пенәгәр Кукмара поселогы белән чиктәш урнашкан. Авылның тарихы Кукмара районы белән тыгыз бәйләнгән. Шуңа да бу язмам...

Элек-электән халкыбыз китапка һәрвакыт зур хөрмәт белән караган. Китапны кадерләп саклаган. Дингә зур куркыныч туган, гарәп графикасы алмашынып, мең ел сакланып килгән язма мирасыбызны югалту куркынычы янаган, манаралар киселгән елларда да Аллаһының рәхмәте белән, дини китапларыбыз, төрле язмалар гаҗәеп язмышлар аркылы сакланып калган.

Иске Пенәгәр авылы халкы 1835 елда салынган мәчет манарасын гына түгел, шулай ук дини китаплар, метрикәләрне саклап кала алган. Китаплар хөрмәтле урыннарда - өйләрнең түрләрендә урын алмаса да, чормаларда яшәеш алып, бүгенге көнгә кадәр килеп җитә алганнар.

Муллалар язып барган метрикәләр (туган, үлгән кешеләр, никах язмалары, аерылышулар) авылыбыз халкының тулы язмышын ачарга, тарихыбыз турында кызыклы мәгълүматлар бирергә ярдәм итә. Бигрәк тә һәр кешегә үзенең ата-бабаларын ачыклап, нәсел агачын төзергә мөмкинлек бирә.

Иске Пенәгәр авылының 1870-1890 елларга караган метрикәләре указлы мулла имам Габдрахман Мөхәммәдсафа улы тарафыннан алып барылган. Метрикәләр бик тулы итеп язылган, алардан күп мәгълүмат алырга мөмкин. Типографиядә басылган махсус эшләнгән китапка язылып, битләре тегелгән, мөһере салынган. Ел саен метрикә китаплары Дини нәзарәткә тапшырылып, квитанция һәм расписка алынган. Икенче ел өчен яңа метрикә китабы да алынган. Белешмәләргә караганда, икешәр китап алынып, шул сәбәпле, бер нөсхәсе авылда сакланып калгандыр дип нәтиҗә ясарга җирлек бар.

Иң элек дөньяга килгән балаларны теркәгәннәр. Аларның туган көннәре, исемнәре, әтиләренең социаль хәле күрсәтелгән. Баланың әтисе, бабасы һәм бабасының әтисе дә язылган. Әнисе һәм әнисенең әтисе турында да белешмә бар. Кайсы авылда туганлыгы хәбәр ителә һәм кем тарафыннан язылуы күрсәтелә. Мисал итеп, 1890 елда туган бер баланың язмасының күчермәсен китерәм: "Нәҗметдин. 16 гыйнвар. Атасы солдат Таҗетдин. Хуҗи Хайбулла улының улы. Анасы Бибиҗәмилә, Мортаза кызы".

Иң элек күзгә ташлана торган нәрсә - балаларга бик матур исемнәр бирелгән. Гарифулла, Бибинәфисә, Мостафа, Габделсаттар, Хөсниҗамал исемнәре бүген инде сирәк яңгырый, әмма матур да, мәгънәле дә исемнәр. Катнаш исемнәр күп.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk