Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Лицеебызның “яшь галим”е

"Тарих һәм җәмгыять" секциясендә катнашу максатыннан Сабага юл тоттык

16 майда 5 В сыйныфы укучысы Ислам Гаджиев белән укучыларның һәм студентларның IV Халыкара фәнни-практик конференциясенә "Тарих һәм җәмгыять" секциясендә катнашу максатыннан Сабага юл тоттык.

Конференцияне үткәрү дәрәҗәсе һәм масштабы бик югары иде. Чара тантаналы рәвештә мәдәният йортында Саба районы башлыгы Рәис Миннеханов һәм Согуд Гарәбстаныннан килгән профессор Рейма аль-Джарф катнашында ачылды. Конференциягә Бөекбритания, Иран, Ирак, Кытай, Индонезия һәм башка илләрдән кунаклар да чакырылган иде.

Безнең секциядә Саба, Актаныш, Алабуга, Казан һәм башка шәһәрләрдән 16 укучы бар иде. Аларның һәрберсе үзенең кызыклы һәм мавыктыргыч тирән тарихи эзләнү эшен тәкъдим итте. Ләкин лицеебыз укучысы Ислам Гаджиевның эше иң яхшылардан дип табылып, икенче урынга лаек булды. Менә шушындый яшь галим-тарихчы укый безнең лицейда. Мин аның өчен чын күңелемнән шатланып, горурланып кайттым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk