Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кышкы резинаны җәйгесенә кайчан алыштырырга?

Экспертлар машина йөртүчеләргә кышкы көпчәкләрне җәйгесенә алыштырырга ашыкмаска киңәш итә. Моның берничә сәбәбе бар. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, республика территориясендә яз озакка сузылачак, димәк, кар бүтән яумаячак дигән өмет юк. Бозлавыкта кыен хәлдә калмас өчен белгечләр кышкы көпчәкләрне җәйгесенә алыштырырга ашыкмаска, бераз көтәргә куша. Бу -...

Экспертлар машина йөртүчеләргә кышкы көпчәкләрне җәйгесенә алыштырырга ашыкмаска киңәш итә. Моның берничә сәбәбе бар.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, республика территориясендә яз озакка сузылачак, димәк, кар бүтән яумаячак дигән өмет юк. Бозлавыкта кыен хәлдә калмас өчен белгечләр кышкы көпчәкләрне җәйгесенә алыштырырга ашыкмаска, бераз көтәргә куша. Бу - кышкы шиннарның протекторы йомшак булуы белән аңлатыла, шунлыктан бозлы асфальтта алар үзләрен яхшырак «хис итә».

- Көпчәкне алыштырырга әле иртәрәк. Һава торышы апрель ахырына кадәр тотрыксыз булырга мөмкин, шунлыктан ай уртасына кадәр көтәргә кирәк. Төнлә һава температурасы нольдән түбән төшмәскә тиеш. Хәер, апрель ахырында, хәтта май башында да кар яуган очраклар булгалый, - ди Казан югары машина йөртү осталыгы мәктәбе җитәкчесе Олег Шатов.

Әлбәттә, көпчәкне кайчан алыштырачагын һәр машина йөртүче үзе хәл итә, шулай да гап-гади иминлек кагыйдәләренә игътибар итәргә кирәк. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре искәртүенчә, машина хуҗалары үзләренең генә түгел, юл хәрәкәтендә катнашучы башка кешеләрнең гомере өчен дә җаваплы.

- Автомобиль иминлеге өлкәсендәге халыкара һәм Россия экспертлары фикеренчә, һава температурасы көндез 7-10 градуска кадәр җылынып, төнлә дә «плюс» тамгасында сакланса, көпчәкне алыштырырга мөмкин. Ике сезон арасында температура бер югары күтәрелә, бер түбән төшә, нәтиҗәдә юлларда бозлавык хасил була. Кышкы резинаны җәйгесенә алыштырырга өлгергән машина йөртүчеләр 23 марттагы юл-транспорт һәлакәтләре сводкасында бик ачык күренә. Кемдер - коймага, икенчеләре баганага, юл каймасына килеп бәрелгән. Ул көнне иртән буран чыкты. 10.00 сәгатьтә Казанда йөзгә якын юл-транспорт һәлакәте теркәлде, бу - уртача күрсәткечләрдән сизелерлек артып китә, - ди Казан буенча ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге өлкән инспекторы Оксана Кононенко.

Күптән түгел генә экспертлар җәмгыятендә сезонга туры килмәгән резина кулланган өчен 2 мең сум күләмендә штрафка тарту тәкъдиме белән чыкканнар иде. Мондый закон әлегә кабул ителмәде, шуңа күрә машина йөртүчеләрнең аек акыл белән эш итүенә өметләнергә кала. Сүз уңаеннан, аларның кайберләре көпчәкләрне алыштыруның бөтенләй кирәге булмаган вакытларны да хәтерли әле.

- Совет чорында барысы да җәйге резинада йөрде. Ул чагында автомобильләр дә азрак, тизлекне дә бик арттырмыйлар иде, - дип ачыклык кертә Олег Шатов.

Ә барлык сезонга да яраклы резинага килгәндә, ул безнең климат өчен яраклы түгел.

Шул ук вакытта кайбер шин монтажлау урыннарында язгы сезон ачылды инде. Әлегә ыгы-зыгы юк, ул апрельдә көтелә, шулай да тәүге клиентлар бар инде.

- Үзәктә яшәүчеләр көпчәкләрен инде алыштыра башлады. Безгә атнага 1-2 кеше мөрәҗәгать итә. Тагын атна-атна ярымнан, кар эреп бетсә һәм кыраулар булмаса, клиентлар саны артыр дип уйлыйм. Көпчәген инде алыштырырга өлгергән кешеләр үкенәдер, мөгаен. Һәр резинаның үз температура режимы һәм химик составы бар. Мин үзем әлегә кышкы көпчәкне алыштырмадым, шиплары коелса да, сәламәтлек кадерлерәк, - ди «Пржевальский» автосервисында мастер-кабул итүче булып эшләүче Тимур Хәсәнов.

Ул кышкы тәгәрмәчләрне җәйгесенә алыштыруны торак-коммуналь хезмәткәрләренең эше белән чагыштыра. Алар да температура 8 градустан түбән төшмәсә җылы бирүне туктата бит. Белгеч фикеренчә, эконом-класска караган резина уртача өч ел хезмәт итә.

- Минем бер танышым бар, ул бер сезонда дүрт комплект резина алыштыра. Аның машина йөртү манерасы шундый. Кайбер кешеләр 10 ел да йөри, тик бу аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Кышын шиннар начар йогынтыга дучар була, структурасы җимерелә, резинаның сыйфаты үзгәрә, металл корды туза. Бүген күп кенә брендлар покрышкаларның сыйфаты өчен көрәшә. Продукция никадәр кыйммәтрәк һәм сыйфатлырак булса, аның хезмәт итү вакыты да шулкадәр озаграк, - дип өстәде белгеч.

Казанның шин монтажлау урыннарында шин алыштыру - 700-4000 сум, көпчәк алыштыру 240-300 сумнан 700 сумга кадәр тәшкил итә. Җиңел автомобильләр һәм кроссоверларга хезмәт күрсәтү бәяләре, башкарган эшләрнең никадәр катлаулы булуы һәм күләменә карап, бер-берсеннән аерыла.


Рамил ХӘЙРУЛЛИН,

Россия Автомобиль йөртүчеләр федерациясенең Татарстан буенча төбәк вәкиле:

- Резинаны алыштырга әле иртәрәк. Моны эшләргә өлгерүчеләр ашыгуларын аңлагандыр инде. Шиннарны көндез дә, төнлә дә температура «плюс» тамгасында сакланган очракта гына алыштырырга кирәк. Апрель урталарында нәкъ шундый температура була. Резина уртача алганда 4-5 ел хезмәт итә. Бу - машина йөртү манерасына, интенсивлыкка бәйле.

Павел АЛЕШКЕВИЧ,

«Пятое колесо» шин монтажлау сервисының сатулар буенча менеджеры:

- Һава торышына ориентлашырга, яз килүен көтәргә кирәк. Кешеләр, гадәттә, машина көпчәкләрен апрель башында, көндез һава температурасы 7-8 градуска күтәрелгәч алыштыра. Кышкы резина 5 градус җылыдан да югарырак температурага исәпләнмәгән. Аны дөрес сакларга, аена бер тапкыр әйләндереп куярга кирәк.


Моны белү мөһим

Дисклы резинаны - элеп яки берсе өстенә берсен яткырып, ә диск куелмаганнарын вертикаль рәвештә сакларга кирәк. Бөгелмәсеннәр өчен атнага ике тапкыр аларның торышын үзгәртү зарур. Әгәр покрышкаларны «яткырып» саклыйсыз икән, атнага бер бер мәртәбә әйләндереп куегыз. Резина саклана торган бинада дымлылык югары булмаска тиеш.

sntat.ru


Наталья РЫБАКОВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X