Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара мәдрәсәсендә үткән Коръән укучылар бәйгесендә яше дә, өлкәне дә катнашты

Март аеның ахыргы шимбәсендә районкүләм Коръән укучылар бәйгесен оештыру күркәм гадәткә әверелгән. 20 елдан артык үткәрелеп килүче шушы чара ел саен бик күп кеше катнашында уза. Башка төбәкләрдән аермалы буларак, Кукмарада оештырыла торган бәйгенең үзенчәлеге - яшькә карамыйча, һәр теләгән кешенең катнашырга мөмкинлеге булуда: бу ярышта олысы да, кечесе дә,...

Март аеның ахыргы шимбәсендә районкүләм Коръән укучылар бәйгесен оештыру күркәм гадәткә әверелгән. 20 елдан артык үткәрелеп килүче шушы чара ел саен бик күп кеше катнашында уза. Башка төбәкләрдән аермалы буларак, Кукмарада оештырыла торган бәйгенең үзенчәлеге - яшькә карамыйча, һәр теләгән кешенең катнашырга мөмкинлеге булуда: бу ярышта олысы да, кечесе дә, 2-3 яшьлек кечкенә сабыйлар да, 75-80 яшьлек әби-бабайлар да, ир-егетләр дә, хатын-кызлар да, Коръән аятьләрен күп белүче дә, аз белүче дә - һәммәсе дә катнаша ала.

Быелгы конкурска килгәндә, ул чын бәйрәм төсендә үтте. Кукмара мәдрәсәсенең ике каты да шыгрым тулы иде: бәйгедә 82 кыз, 34 малай, 39 хатын-кыз һәм 43 ир-егет - барлыгы 198 кеше катнашты. Алардан тыш сабый балаларны алып килүче ата-аналар һәм тыңларга гына дип килгән мөселманнар да бар иде.

Катнашучыларны яшьләре һәм ятланган сүрәләрнең саны буенча берничә төркемгә бүлделәр. 7 яшькә кадәрге балалар үзләре әзерләп килгән сүрәләрне сөйләделәр. Алар арасында 4 яшьлек балалар шактый иде, ә инде "иң яшь" катнашучылар буларак шушы балаларны билгеләп үттеләр: Саматов Давыт (2 яшь, Вахит авылы), Насыйров Гомәр (3 яшь, Кукмара бистәсе), Ибраһимов Юныс (3 яшь, Олыяз авылы) һәм Тимергалиева Ләйлә (2 яшь, Камышлы авылы).

Мәктәп яшендәге балалар шундый төркемнәргә бүленделәр: 5 сүрә белүче 8-12 яшьтәге малайлар һәм кызлар, шул ук яшьтәге 10 сүрә белүче балалар; 13-17 яшьтәге яшүсмерләрне һәм 18 яшьтән башлап өлкәннәрне 5, 10, 20 һәм 30 сүрә белүчеләр төркемнәренә бүлеп тыңладылар. Барлык катнашучыларның осталыгын мәдрәсә мөгаллимнәре бәяләде.

Бәйгенең иң матур өлешләренең берсе җиңүчеләрне бүләкләү булгандыр. Төркемнәр күп булгач, бүләкләр дә мулдан өләшенде. Хәер, бу чарада катнашучыларның берсе дә бүләксез китмәде: дип кергән һәр балага тәм-томнар тулы пакет-күчтәнәчләр, олыларга исә дини китаплар бирелде.

Элекке елларда кебек, быелгы конкурста да иң өлкән катнашучылар билгеләнде. Ирләр арасында иң өлкәне булып Тарлау авылыннан килгән 83 яшьлек Кәшипов Нәҗип абый танылды. Иң өлкән яшьтәге хатын-кыз буларак Күкшелдән килгән 70 яшьлек Гыймадиева Сәүдәт апа билгеләп үтелде. Иң яшь һәм иң өлкән катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Коръән укучылар бәйгесендә призлы урын алучыларның исемлеге белән монда таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk