Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара кызы кул көрәше буенча Европа чемпионатында катнашачак

Армрестлинг беренче карашка бик җиңел спорт төре сыман тоелса да, аның үзенчәлекләре бихисап: тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен даими шөгыльләнү, тәҗрибә генә түгел, махсус алымнарны да белү бик кирәк. Бу хакта Кукмара кызы, Мәскәү өлкәсенең Протвино шәһәрендә кул көрәше буенча Россия беренчелегендә катнашып, беренче урынны алган, Россиянең спорт остасы нормасын үтәгән...

-Мин гимназиянең 11 сыйныфында укыйм. Кечкенәдән спортны яратам. Баскетбол да уйнап карадым, волейбол, хоккейдан да читтә калмадым. Әмма иң ошаганы, күңелемә иң якыны кул көрәштерү булды. Бу спорт төренә тартылуым, бәлки, әтиемнән дә киләдер. Ул да яшь вакытында кул көрәше белән шөгыльләнгән, - ди Эльмира. - Тренер, кул көрәше буенча Россиянең спорт остасы, ветераннар арасында Россия һәм Европа Дөнья чемпионы булган Рузия Габдрахманованың шәкерте булу исә минем өчен аеруча зур горурлык. Күнегүләрнең беренче көннәрендә кул чукларының авыртуына түзәр әмәл булмый иде, хәзер инде сизмим дә. Тырышлыгыбызның нәтиҗәсе дә күренә: район, республика, Идел буе Федераль округында оештырылган бәйгеләрне үтеп, Россия күләменә чыга алдык. Алда Польшада узачак Европа чемпионаты көтә. Хәзер бар игътибарны һәм көчемне ярышка әзерләнүгә юнәлтәм.

Эльмира Шәфигуллина белән Россия беренчелегенә үткән бәйге турында да сөйләштек.

-Ярышка барганчы тырышып-тырмашып гәүдә авырлыгын киметергә туры килде. Даими физик күнегүләр һәм дулкынлану, киеренкелек тә ябыктыра. Миңа 70 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгындагы кызлар белән кул көрәштерергә туры килде. Төньяк Осетия кызы шулай ук бик көчле, ныклы хәзерлекле иде. Суперфиналда хәтта очколарыбыз да тигезләнде. Әмма ахыргы нәтиҗә минем файдага булды: уң кулым белән - беренче, сулы белән икенче урынны яулап, гомумнәтиҗәдә җиңүче буларак танылдым, - ди ул. - Чемпион калуымны ишеткәч, Россиянең спорт остасы нормасын үтәвемне дә белгәч, сөенечемнән атлап түгел, йөгереп йөрдем. Бүләкләү тантанасында медаль, Мактау грамотасы тапшырдылар. Шулай ук бер ел дәвамында ике мең сум күләмендә стипендия дә алачакмын.

Шәфигуллиннарны спорт гаиләсе, дисәк тә ялгыш булмас. Эльмираның энесе һәм сеңлесе йөзәргә ярата икән. Мәктәптә 4-5 билгеләренә генә өлгерү, өстәвенә спорт белән дә шөгыльләнеп, нәтиҗәләргә ирешү өчен аеруча күп тырышырга кирәктер...

-Ярышларга барганда дәресләрем шактый кала, билгеле. Әмма вакытны дөрес бүлә белсәң, өлгерергә була. Мине һәрчак аңлап, уңышларыма сөенүче укытучыларыма, сыйныфташларыма рәхмәтем чиксез. Ике тапкыр Мәскәүдә булдым, май аенда чит илгә барачакмын. Польшаны тагын кайчан күрер идем әле?! Бер ел эчендә бик күп шәһәрләрне күрергә, үземә яңа дуслар, танышлар табарга өлгердем, - ди спортчы кыз. - Киләчәктә үз тормышымны чит телләр өйрәнү белән бәйләргә ниятлим. Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, үзем теләгән уку йортында белем алу - иң зур хыялым. Кул көрәше белән хобби буларак шөгыльләнергә телим.

Рузия ГАБДРАХМАНОВА, тренер:

-Бүгенге көндә кул көрәше секциясендә 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге 45ләп бала шөгыльләнә. Яшь спортчыларның барысы да тырыш, тәвәккәл, дәресләргә теләп йөриләр. Эльмира Шәфигуллина исә үзенең үҗәтлеге, максатчан булуы белән башкалардан аерылып тора. Сабыр, тәртипле, үз дигәненә ирешә торган әлеге кызның киләчәге өметле. Польшада да уңышлы чыгыш ясар, дип ишанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk