Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Китап дустыбыз булсын

Интернет заманында яшәүгә карамастан, китап бүгенге көндә дә күп кешеләрнең дусты булып кала. Безне - күппрофильле лицейның икенче сыйныф укучыларын 6 апрель район үзәк китапханәсендә Халыкара балалар китабы көненә багышланган чарага чакырдылар. Кунакка күчтәнәчсез бармыйлар, шуңа күрә без Абдулла Алишның "Куян кызы" әкиятен өйрәндек тә, укытучыларыбыз Илсөяр Ярмиева, Дания Фәхретдиновалар...

Интернет заманында яшәүгә карамастан, китап бүгенге көндә дә күп кешеләрнең дусты булып кала. Безне - күппрофильле лицейның икенче сыйныф укучыларын 6 апрель район үзәк китапханәсендә Халыкара балалар китабы көненә багышланган чарага чакырдылар. Кунакка күчтәнәчсез бармыйлар, шуңа күрә без Абдулла Алишның "Куян кызы" әкиятен өйрәндек тә, укытучыларыбыз Илсөяр Ярмиева, Дания Фәхретдиновалар белән китапханәгә киттек. Сүзләребезне кабатлый-кабатлый, дулкынланып, китапханә ишеген ачтык. Ә анда безне ягымлы йөзле апалар каршы алды. Уку залында башка кунаклар да бар иде - гимназиянең 1 сыйныф укучылары да чакырылган икән. Тиз генә утырыштык та бәйрәм башланды. Башта китапның барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, балалар өчен булган яңа китаплар белән таныштырдылар, кызыклы викториналар үткәрделәр. Аннары сүзне безгә бирделәр. Башта бераз каушатса да, аннан соң, үзебезне кулга алып, әкиятебезне бик матур итеп уйнап чыктык. Ә гимназиянең беренче сыйныф укучылары "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерделәр. Аларның чыгышы күңелле булды, безгә бик ошады. Кичә ахырында Абдулла Алишның "Бикбатыр һәм Биккуркак" әкияте буенча төшерелгән мультфильм карадык.

Бәйрәм бик күңелле узды. Әлеге чараны оештырган Алсу Баһавиева, Зөлфия Гатауллина һәм китапханәнең башка хезмәткәрләренә рәхмәтләребезне әйтеп, бәйрәмнән алган тәэсирләребезне уртаклашып, өйләребезгә кайтып киттек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk