Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хикмәтле өйдә булдым

Чигүле ап-ак тәрәзә пәрдәләре һәм чаршаулар, карават өсләрендә кабартылып куелган түшәк-мендәрләр, өсләрендә матур итеп чигелгән япмалар - боларның барысы тарихта калып бара, авыл өйләрендә мондый күренешне инде күрмәссең. Көнкүрешебезне хәзер кибеттән алган затлы келәмнәр, кыйммәтле челтәр-пәрдәләр бизи. Шулай да өлкән буын вәкилләре арасында, үзләренең кул эшләрен кадерләп, үткән тормышларының изге...

Ачык, җете төсле җепләр белән чәчәкләр, кош сурәтләре төшерелгән пәрдәләр (шул исәптән тимер карават башына эленә торган), төрле япмалар, баш-башлары челтәрләп эшләнгән сөлгеләр...

-Кечкенәдән үк тегү, чигү эшләренә һәвәс булдым, барысына үзлегемнән өйрәндем, - ди Фәүзия апа.

Хәер, кем әйтмешли, башлыйк әле баштан...

Моннан 84 ел элек, ул вакытта Тәкәнеш районына караган Октябрино авылында дөньяга килгән ул. Михнәтле, күз яшьле Бөек Ватан сугышы башланганда җиде яшьлек кенә булган. Колхоз рәисе булып эшләгән әтисе сугышның беренче көннәреннән фронтка җибәрелгән. Басудан ук алып киткәннәр үзен. Шул китүдән кайтмаган. Алты бала белән тол калып, колхозда ял күрмичә бил бөккән әнисенә булышу өчен нәни Фәүзиягә дә эшкә җигелергә туры килгән.

-Дүртенче сыйныфны да тәмамлый алмадым, - ди ул. - Инде 14 яшьтән колхозда дуңгызлар карадым, сыерлар саудым. Бервакыт Молотов (хәзерге Пермь) өлкәсенә алты айга урман кисәргә җибәрделәр. Унике чакрым ераклыктагы авылда, бер әбидә фатирда торып эшләдек. Җәяүләп төнге сәгать10-11ләргә кайтып җитә һәм инде иртәнге биштә кабат эшкә чыгып китә идек. Кышын да аякларда чабата булды. Исем китә хәзер: ничек түзгәнбездер? Аннары Лаеш районында су буйларын таллардан чистартуда эшләдек. Ул иптәшләремнең берсе дә исән түгел инде.

1954 елда Кукмарага килеп, кунакханәгә дежур администратор булып урнаша ул. Эшне җиренә җиткереп үтәргә күнеккән кыз биредә дә үз вазыйфасына җаваплылык белән карый.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk