Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Беренче мәхәббәт

1963 елда, белгәнемчә, аңарчы һәм аннан соң да ишетелмәгән бер вакыйга булды. Иртән балалар бакчасына барган җирдән бер бала юкка чыкты. Ул вакыйганы шул елларда эшләгән хезмәткәрләр дә исләренә төшерерләр әле, барысы да "шок" хәлендә калды. Ата-анасы милициягә хәбәр итте, ләкин ул малай эзсез югалды. Шулай итеп эзләмәгән җир, сорамаган...

1963 елда, белгәнемчә, аңарчы һәм аннан соң да ишетелмәгән бер вакыйга булды. Иртән балалар бакчасына барган җирдән бер бала юкка чыкты. Ул вакыйганы шул елларда эшләгән хезмәткәрләр дә исләренә төшерерләр әле, барысы да "шок" хәлендә калды. Ата-анасы милициягә хәбәр итте, ләкин ул малай эзсез югалды. Шулай итеп эзләмәгән җир, сорамаган кеше калмады, барлык тирә-якны җентекләп, су буйларын бөртекләп карагач та очы-кырые күренми торган сорауга барып төртелдек. Өч көн, өч төн өметебезне өзмичә, эзләвебезне дәвам иттек. Дүртенче көнгә, балагызны милиция бүлегеннән килеп алыгыз, дип хәбәр килгәч, безнең сөенечнең иге-чиге булмады.

Камил минем бертуган апамның малае булганга, җаныма бик якын, сөйкемле бала иде. Өйгә кайтып керүгә, без сораштыра башладык. Аның ничек итеп Можга шәһәренә барып чыкканын сөйләттек. Баксаң, урамга чыккач, мин Әлфиягә кунакка барам дип, группадашына серен ачкан булган икән (Әлфия дигәннәре Түбән Камадан күршеләренә кунакка кайтучы, курчак кебек бик матур кызчык иде): "Минем аны күрәсем килде дә, чыгып автобуска утырдым. Вокзалга барып җиткәч, җирдән бер билет табып алдым, кешеләргә ияреп, поезд янына чыктым", - дип сөйләде Камил. Ул вакытта билетлар каты кәгазьдән бастырылып, 3х4 сантимер гына зурлыкта була иде. Алар теләсә кайда аунап ятканга күрә табуы кыен булмаган. Бер кеше дә аның ялгыз булуына игътибар итмәгән, билетын да тикшермәгәннәр. Поезд туктагач...

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X