Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аның күңеле яктылык өләшә

"Тыйнак, аз сүзле, үз эшенә бик җаваплы карый, хезмәттәшләре дә, җитәкчеләр тарафыннан да хөрмәт ителә", - диләр аның турында район электр челтәре коллективында. Ә балалары: "Куллары алтын, бөтен эшне булдыра. Кирпеч салумы, мич чыгарумы... Беседка, атынгыч, эскәмияләр - барысы да үз куллары белән ясалган. Калай эше дисеңме, кирпеч салумы, мич...

Кукмара бистәсенең Эшчеләр тыкрыгында яшәүче, бүген 60 яшен каршы алган Сәлим абый Әскәров турында бу сүзләр. Вахит урамында яшәүче калайчы Зариф, тегүче Шәмсенур гаиләсендә, апасыннан соң икенче бала булып туган Сәлим сигез балалы гаиләдә үсә. Сәлим абый кече яшьтән үк биш сеңлесен, бер энесен - бер көтү бала-чаганы карап, аларны үстерешергә булышса, үз гаиләсен коргач та якыннарын ярдәменнән ташламый.

Быелның сентябрь аенда аның район электр челтәрендә эшли башлавына 40 ел тула. Мәктәптә белем алганнан соң, ташчы һөнәрен үзләштерсә дә, армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Кукмарадагы электр челтәре оешмасына җылылык системасын үткәрергә дип килә һәм ... шунда эшкә дә кала. Ул чактагы директор Николай, Баталинның тырыш, тыныч, тәртипле егетне җибәрәсе дә килмәгәндер, мөгаен. Аңа шофер эшен тәкъдим итә ул.

Гадәттә, шоферлар турында сөйләгәндә, "ул үткән юллар меңнәрчә чакрымнардыр", дип чагыштыралар. Сәлим абыйның да 40 ел эчендә тәгәрмәч өстендә үткәргән чакрымнары хисапсыздыр.

-Сәлим абый бик җаваплы кеше, шуңа күрә ул катлаулы техникада - КамАЗ автомобиленә көйләнгән кран-манипуляторда эшли, - ди җитәкче урынбасары Марат Фәләхов. - Аның белән ул баганалар утыртуда катнаша, электр трансформаторларын күчерә. Ул яхшы остаз да, үзенең эш тәҗрибәсен дәвамчысы Радик Сәмигуллин белән дә бик теләп уртаклаша, аны әлеге техникада эшләргә әзерли.

Сәлим абыйның улы, ике кияве дә энергетика өлкәсендә эшлиләр. 34 ел бергә гомер иткән тормыш иптәше - каты авырудан вафат булган Камышлы авылы кызы Фирдания апа да дистә елдан артык әлеге оешмада контролер булып эшләгән иде. Алар балаларын - Алмаз, Гүзәл, Гөлназны үстереп, һәркайсына югары белем алырга ярдәм итеп, аларны тормышка әзерлиләр.

Әлеге язманы әзерләгәндә Сәлим абый белән күрешеп-очрашырга, аның фикерләрен белергә туры килмәде. Ни өчен сорашмадыммы? Чөнки язма Сәлим абыйның кызы Гүзәл тәкъдиме белән әзерләнде. Әтиләрен туган көне белән котлап, аңа көтелмәгән бүләк ясыйсылары килде аларның.

Сәлим абый, тормыш иптәшегез Рузилә ханым, балаларыгыз, килен-кияүләрегез, оныкларыгыз сезне бүгенге юбилеегыз белән тәбрик итәләр. Тормышыгызда гел аяз көннәр, тыныч-имин тормыш, озын гомер, саулык-сәламәтлек телиләр. Ә туган көндә якыннардан ихлас теләкләрне ишетүдән дә кыйммәтле бүләк юктыр ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk