Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алтмыш ел бергә

1955 елның язы. Кыз, егетен көтәргә вәгъдә биреп, армиягә озатып кала. Арада хатлар йөри башлый. Әмма озын толымлы, зур күзле кызга башка егетнең күзе төшә. Хәйлә белән аны өенә чакыртып, өйдән чыгармыйча, кызның ай-ваена карамастан, әти-әнисенә яучылар җибәрәләр. Шулай итеп никах укытыла. Тик кыз ирен яратмагач, тормышларының рәте булмый, нәтиҗәдә...

1955 елның язы. Кыз, егетен көтәргә вәгъдә биреп, армиягә озатып кала. Арада хатлар йөри башлый. Әмма озын толымлы, зур күзле кызга башка егетнең күзе төшә. Хәйлә белән аны өенә чакыртып, өйдән чыгармыйча, кызның ай-ваена карамастан, әти-әнисенә яучылар җибәрәләр. Шулай итеп никах укытыла. Тик кыз ирен яратмагач, тормышларының рәте булмый, нәтиҗәдә ул аерылып кайта. Армиядән ялга кайткан егете аңа мәхәббәтенең сүрелмәвен белдерә, шулай итеп кыз белән кавыша. Егет кабат армиягә китеп бара, кыз каенанасы, параличланган әби, ике яшүсмер каенэнесе белән торып кала. Бик тату, матур яши башлый алар. Каенана бик гадел була, килененүз кызыдай күрә, башка кешеләр алдында яклый, кая барса да, аңа бүләкләр алып кайта. Каенэнеләрен армиягә озаталар, карт әби вафат була, ниһаять, кызның ире дә хәрби хезмәттән кайта. Бәхетле пар берсеннән-берсе матур, тупырдап торган биш малай һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Каенана оныкларын бик ярата, аларны тәрбияләргә булыша, оныклар да әбиләрен бик яраталар. Әти кеше, армиядән кайткач, шофер булып эшли, аннары колхозда балта остасы хезмәтен башкара, колхоз урманында да хезмәт куя. Әни кеше колхозда төрле эшләрдә, соңыннан балалар бакчасында няня вазыйфасын үти. Кызганыч, 21 ел бергә тату яшәгән каенана гына авырып бакыйлыкка күчә. Аны хөрмәтләп соңгы юлга озаталар. Җиде баланы үстереп, олы тормыш юлына бастыру җиңел булмый. Биш улларын бер-бер артлы армия хезмәтенә озату өчен дә күпме көч, йөрәк ныклыгы кирәк. Ике тапкыр яңа йорт җиткереп керәләр, ике кызларын кияүгә бирәләр. Уллары бик уңган, әтиләре кебек кайсы гармунда уйный, кайсысы әниләре кебек матур итеп җырлый. Авылда иң кирәкле һөнәрләрне үзләштерәләр: шофер, механизатор, ташчы, слесарь, мичче. Нинди генә эшкә тотынсалар да, булдыралар. Инде үзләре дә әби белән бабай булып, йорт-җир салганда да бер-берсенә булышып, оныклар үстереп яталар. Күрше-күлән белән бертуганнардай дус булулары белән дә аерылып торалар. Әти-әнигә хөрмәт күрсәтәләр, аларны Ленинград өлкәсенә, сугышта һәлак булган бабалары каберенә алып баралар.

Хәзерге тормышларына, балаларына, 22 оныкларына, 17 оныкчыкларына сөенеп, 60 ел бергә гомер кичерүче апам Рауза һәм җизнәм Фаиз Хәбибрахмановларга багышланды бу язмам. Шушы гомер эчендә авырлыклар да, җиңеллекләр дә, тормыш сынаулары да күп булгандыр. Юкка-барга бирешмичә, һәркемгә матур үрнәк күрсәтеп яшәүләре сокланырлык. Сәрдекбашта яшәүче, илебездә дан казанган оныклары Фәнүзә Кадыйрованың, абыйлары хоккейчы Булатның һәм сеңелләре Айзиләнең, данлыклы көрәшче һәм тренер әтиләре Фәһимнең (кияүләре) әби-бабалары да бит әле алар. Горурланырлык бит. Олы җанлы, батыр йөрәкле, киң күңелле апам белән җизнәмә калган гомерләрендә дә бәхет телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X