Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Зыятдинова Гөлсинә Вагыйз кызының – 60 яшьлек күркәм юбилее!

17 февраля 2023, 08:27

307

0

0

Бүген безнең кадерлебезнең, тормышыбызның якты кояшы булган Зыятдинова Гөлсинә Вагыйз кызының бик матур бәйрәме – 60 яшьлек күркәм юбилее.

Әйе, чынлап та, бүгенге яшәешебезнең җылысы, яме син безнең. Син – иң яхшы тормыш иптәше, иң яхшы әни, иң яхшы әби. Синең якыннарың, балаларың, оныкларың өчен өзелеп торуың, үз һөнәреңә чын күңелеңнән бирелүең – күпләргә үрнәк. 

Кадерлебез безнең. Киләчәкнең якты таңнарын әле бик күп еллар бергә-бергә каршы алырга, күңелебезне тулыландырып торучы шатлык-сөенечләрне бергәләп уртаклашырга, кайгы-хәсрәт күрмичә, авырмыйча яшәргә язсын.  

Тагын бер ел өстәлсә дә сиңа,
Ул ел сине тагын яшәртсен.
Нурын сибеп көләч йөзләреңә
Гел шат итеп кенә яшәтсен. 
Ташламасын сине беркайчан да
Бәхет белән тулы елмаю.
Урап үтсен сине борчылулар,
Ә йөзеңдә булсын куану. 

Тәбрикләп тормыш иптәшең Нуретдин, Илназ-Лилия, Гөлназ-Фаил, оныкларың Рияз, Әмир, Сафия, Сылу. Зур Сәрдек–Казан.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk