Зур Сәрдек гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы Сафиуллина Фирзалия Хәлил кызы 1 ноябрьдә үзенең күркәм 55 яшьлек юбилеен каршылый.
Җирдәге бәхет йолдызын кылган гамәлләре, хезмәте аша эзләп тапкан төркемдәшебез, Арча педагогия училищесында укыган чорда 3 ел буе безне бер йодрыкка туплап, бердәм булырга өйрәткән хөрмәтле старостабыз, Зур Сәрдек гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы Сафиуллина Фирзалия Хәлил кызы 1 ноябрьдә үзенең күркәм 55 яшьлек юбилеен каршылый.
Балаларга төпле белем һәм тәрбия биреп, аларда матурлык хисләре тәрбияләүче дустыбыз, сизелмичә узган гомер юлларын барлый-барлый, 36нчы елын инде үзенең яраткан хезмәтенә ашыга.
“Хезмәт төбе – хөрмәт, сабыр төбе – сары алтын” дигән тормыш девизына тугры калган дустыбыз Фирзалия! Сабырлык, күркәм холык, тирән белем, югары оештыру сәләте, хезмәттәшләрең, ата-аналар, укучылар белән уртак тел таба белүең – барысы да сине бизәүче асыл сыйфатлар. Матур юбилеең белән котлап, сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, мактаулы хезмәтеңдә зур уңышлар, тән сихәте, бәрәкәтле озын гомер телибез. Үзең кебек уңган тормыш иптәшең Васыйл белән иман байлыгы белән яшәп, парлы канат кагыгыз. Балаларыгызга терәк булып, аларның игътибарын, игелеген күреп яшәгез.
35 ел узса да, безне барлап, кирәк чакта төпле киңәшләреңне биреп, дөрес юнәлеш күрсәтүең өчен олы рәхмәтләребез ирешсен үзеңә. Бүгенгедәй тормыш асылын, яшәү тәмен җуймыйча, көр күңелеңне югалтмыйча яшә! Укыткан укучыларыңнан да рәхмәт сүзләре генә ишетеп гомер кичерергә насыйп булсын!
Җилдәй җитез хәрәкәтең,
Тик торуны белмисең.
Гел ярдәмгә ашыгасың,
“Юк!” - дип әйтә белмисең.
Мәрхәмәтле, күңелең киң,
Ышанычлы дустыбыз.
Матур юбилеең белән
Чын күңелдән котлыйбыз.
Тирән хөрмәт белән Арча педагогия училищесының
1986 елгы чыгарылыш “Д” төркеме.
Нет комментариев