Зарипов Исламетдин Фәләх улына 80 яшь!
Байлангар авылында яшәүче безнең өчен иң кадерле кешебез, әтиебез Зарипов Исламетдин Фәләх улына 4 сентябрдә 80 яшь тула. Кадерлебез, сине ихластан гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа бәхетле картлык, ныклы сәламәтлек, тигез тормыш, балаларыңның игелеген күреп, әниебез белән туган нигезебезнең утын сүндермичә, безне каршы алып, озатып калуыгызны телибез. Без сине бик яратабыз.
Бүген синең 80 яшең,
Ә син һаман яшь әле.
Кирәк булып, терәк булып
100гә кадәр яшә әле.
Иң изге теләкләр белән әниебез, балаларың, оныкларың, кияү-киленнәрең.
Нет комментариев