Закирова (Хисмәтова) Роза Габделбарый кызыны һәм Рәхимова Рая Габделбарый кызыны котлыйбыз!
Моннан нәкъ 75 ел элек Мамадыш районының Олыяз авылында игезәк кызларның берсе булып әниебез, дәү әниебез Закирова (Хисмәтова) Роза Габделбарый кызы дөньяга килә.
Тормышыбызның ныклы терәге, йортыбызның гына түгел, күңелебезнең яктысы, җылысы булган кадерлебез бит син безнең. Синең кебекләр аз: киң күңелле, һәркемгә искиткеч миһербанлы, юмарт, кешелекле, сабыр һәм кунакчыл. Синнән һәрвакыт нур, яктылык, җылылык сирпелә. Әтиебез Нурислам белән без – ике кызыгызга гомер бүләк итеп, 48 ел матур тормыш юлы үттегез, сезне белгән һәркемнең хөрмәтен яуладыгыз.
Кадерлебез безнең, ихластан бүгенге матур юбилеең белән котлыйбыз. Хәерле озын гомер, күңел тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телибез.
Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Тормышыңда булсын бәрәкәт.
Олы җаның, изге күңелең өчен
Барыбыздан сиңа зур рәхмәт.
Юбилеең белән тәбрикләп кызларың, кияүләрең, киленең, оныкларың.
Саба районының Иштуган авылында гомер итүче әниебезнең игезәге Рәхимова Рая Габделбарый кызын да бүгенге матур бәйрәм белән тәбрик итәбез. Рая апа, сиңа сәламәтлек, бәхетле тигез картлык, һәркөнне куанып каршы алуыңны телибез.
Нет комментариев