Закиров Рафаиль Васыйл улының - 60 яшьлек юбилее!
Аш-Буҗи авылында яшәүче газиз кешебез Закиров Рафаиль Васыйл улының 13 апрельдә гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее булып узды.
Кадерлебез! Күркәм юбилеең белән тәбрикләп, без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Алдагы гомер юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә шатлык белән үтәргә язсын.
Изге теләк, назлы сүздән башка
Табып булмый затлы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, улың, апаең, киявең, кода-кодагыең, оныкларың, барлык туганнарың, дусларың исеменнән кызың Йолдыз.
Нет комментариев