Әюпова Флера Якуп кызыны котлыйбыз!
Безнең әбиебез Әюпова Флера Якуп кызы – сугыш ятиме. Бик яхшы гаиләгә килен булып килсә дә, 22 яшендә тол калып, ике баласын ялгыз үстерә. Әнкәе белән дә бик тату торалар. Үз гомерендә күп хәсрәтләр күрсә дә сынмады, сыгылмады ул.
Әбиебез бик тырыш, аның фатиры һәрчак ялт итеп тора, күп итеп гөлләр үстерә.
Әбиебез шушы көннәрдә үзенең күркәм юбилеен каршылый. Ул безне һәрвакыт сагынып көтеп ала, кунак итеп озата, хәлләребезне белешеп тора.
Әби, без сине бик яратабыз, сиңа хәерле озын гомер, сәламәтлек телибез. Барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа.
Улың, оныкларың, оныкчыкларың, кияүләрең, туганнарың исеменнән оныгың Альбина.
Нет комментариев