Яппаров Рафаэль Сәйфетдин улына 85 яшь!
1 май көнне әтиебез Яппаров Рафаэль Сәйфетдин улына 85 яшь тула.
Кадерле әтиебез, бабаебыз! Син – безнең меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән тәбриклибез. Күңел күтәренкелеге, тормышка булган якты караш, күзләреңдәге очкын әле тиз генә сүнмәсен, сүрелмәсен иде.
Кадерле әти-әниебез! Авырмыйча, бер-берегезне бүгенгедәй саклап, хөрмәтләп, тынычлыкта озак еллар яшәргә насыйп булсын. Сез безгә бик кирәк, гел кирәк...
Яратып, хөрмәт белән кызларыгыз Гөлфия, Лилия, Миләүшә, кияүләрегез, кечкенә оныкчыгыгыз Эмилия һәм оныкларыгыз.
Нет комментариев