Хәмидуллина Мөслимә Габбас кызының олы бәйрәме!
Күкшел авылында яшәүче кадерле әниебез Хәмидуллина Мөслимә Габбас кызының 24 октябрьдә олы бәйрәме – 60 яшьлек юбилее булып узды.
Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тирбәлешенең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз. Әни, бездән бер генә теләк: саулык, ә тән сихәтлеге ул – озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелдәге илаһи нур тамчысы. Киләчәктә балаларың вә оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.
Иң изге теләкләр белән әтиебез, кызың, киявең, улларың, киленнәрең, оныкларың.
Нет комментариев