Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хәмидуллина Миннебикә Шәйми кызының олы юбилее –  5 июньдә 70 яшь тулды

09 июня 2023, 16:17

747

0

0

Югары Арбаш  авылында туып, Кукмарада яшәүче иң кадерле кешебез –  әниебез Хәмидуллина Миннебикә Шәйми кызының олы юбилее –  5 июньдә 70 яшь тулды.
Кадерле әниебез, әбиебез, сине чын йөрәктән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, гаилә шатлыгы, бәхет-куанычлар белән тулган, озын, тигез гомер телибез.
Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңел сафлыгын үз җаның аша уздырып, күкрәк сөте аша безгә гомер бирүче кадерле әниебез, сиңа барысы өчен дә Аллаһның мең рәхмәте булсын. Балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, әти белән тигезлектә яшәргә язсын сиңа. Без сине бик яратабыз, хөрмәт итәбез.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен сиңа,
Алсу таңнар тулсын шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Ваккас, кызларың Зөһрә, Лилия, кияүләрең Азат, Алевтин, оныкларың Алия, Кәрим, Артур, Адель, туганнарың, кода-кодагыйларың.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk