Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хәйбуллин Тәлгать Лотфулла улының 60 яшьлек юбилее!

26 мая 2023, 12:59

332

0

0

Олыяз авылында гомер итүче кадерле, якын кешебез Хәйбуллин Тәлгать Лотфулла улының 28 майда гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее. 

Кадерледән-кадерлебез безнең! Барыбыз да сине чын күңелдән юбилеең белән тәбриклибез. Сабырлыгың, юмартлыгың, эш сөючәнлегең белән безгә үрнәк булып торасың. Кешелекле, ярдәмчел булуың өчен үзеңне хөрмәт итәләр. 

Алдагы гомер юлыңны да туган йортыбызның маягы булып, күңел тынычлыгы, тән сихәтлеге белән бәрәкәтле, сөенечле, матур тормышта, без – балаларыгызга һәм оныкларыгызга терәк булып, әниебез белән тигезлектә яшәвеңне генә телибез! 

Син булганда, без бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Сиңа озын гомер телибез. 
Күпме генә рәхмәтләр әйтсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Нинди генә изгелекләр эшләмәдең
Кешеләргә гомер буена!
Шуңа сине бар да яраталар,
Яше-карты дәшә хөрмәтләп. 
Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән
Яшик әле, әти, бергәләп!

Иң изге теләкләр белән әниебез Рәфисә, балаларың Лилия-Фәрид, Илдар-Динә, оныкларың Ислам, Муса, Ирек, Әлфис, Азалия, Раян.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk