Вуколов Валериан Иванович үзенең 75 яшен каршы ала!
Безнең кадерлебез, Янил авылында яшәүче Вуколов Валериан Иванович шушы көннәрдә үзенең 75 яшен каршы ала.
75 яшь - әле матур гомер,
Борчылма син килгән картлыкка.
Исәнлекне күбрәк бирсен Ходай,
Калган гомер үтсен шатлыкта.
Авыруны белми яшә әле син,
Бул син гел үз көчеңдә.
Сине исән-имин күрү
Бәхет безнең өчен дә.
Кадерлебез, шушы еллар эчендә син үткән юллар, эшләгән изгелекләрең чиксез күп. Киләчәктә дә яшәү дәртең сүнмичә, сүрелмичә, әниебез белән тигезлектә, муллыкта матур итеп гомер көзенә атлап керергә язсын. Балаларның-оныкларның игелекләрен күреп, йортыгызның утын сүндермичә исәнлектә-саулыкта яшәргә насыйп булсын.
Сине ихластан котлап: тормыш иптәшең Гөлчәчәк, кызларың-кияүләрең, оныкларың, оныкчыгың.
Нет комментариев