Вәлиуллина Нәзирә Миннәхмәт кызының түгәрәк юбилее!
Березняк авылында яшәүче сөекле кешебез Вәлиуллина Нәзирә Миннәхмәт кызының 20 декабрьдә түгәрәк юбилее.
Шушы уңайдан без, иң якын кешеләрең, йөрәк түреннән ташып торган мәхәббәтебезне, хөрмәтебезне, ихтирамыбызны баш иеп белдерәбез. Синең бәхетең укучылар санынча тапкырлата артсын өчен, газета бите аша барлык белгән изге теләкләребезне юллыйбыз. Җәмәгатьчелек ихтыяҗын канәгатьләндерү йөзеннән, өстәмә икенче эшеңә яңадан әйләнеп кайтуың гына да сиңа күпме рәхмәтләр ирештерде! Кешеләргә, якыннарыңа һәрдаим шулай кирәклегеңне тоеп яшәү тагын да позитивлык, көч-куәт, дәрт, сәламәтлек өстәсен, алга таба да ярдәмчелегең, тышкы һәм рухи матурлыгың сиңа гаилә һәм җәмгыять үзәгендә бер дәрәҗәдә кайнап, “тәмле” булып яшәргә насыйп итсен.
Ирең Айдар, улларың Илнар, Айнур, Азамат, киленең Зәлия, оныгың Сәйдәш.
Нет комментариев