Вәлиева Роза Ләбиб кызының туган көне!
Зур Сәрдек авылында яшәүче яраткан әниебез Вәлиева Роза Ләбиб кызының 9 майда 55 яшьлек юбилее.
Сөекле әниебез! Безнең өчен син – дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле кеше. Син безнең өчен әни дә, әти дә булдың, безгә күрсәткән игелекләреңне санап бетерерлек түгел. Барысы өчен зур рәхмәт сиңа, газиз әниебез!
Сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда нык сәламәтлек, бәхетле һәм игелекле гомер телибез.
Сине яратып улың Айрат, кызың Айгөл.
Нет комментариев