Вәкказов Хәтмулла Гәрәй улыны һәм Бәрия Зыятдин кызны котлыйбыз!
Гомер бик тиз уза икән шул! Әле кайчан гына безне эшкә кабул итеп, каршы алган элеккеге мәктәп директоры Вәкказов Хәтмулла Гәрәй улына, аның тормыш иптәше Бәрия Зыятдин кызына – 65 яшь.
Җитәкче булу – аеруча җаваплы, тынгысыз хезмәт. Аның өчен Хәтмулла Гәрәевич кебек тырыш, үҗәт, таләпчән, тирән фикерле булып туарга кирәктер. Директорыбызның акыллылыгы, зирәклеге нәтиҗәсендә, коллектив зур уңышларга иреште. Күбебез төрле мактаулы исемнәр алдык, грантлар оттык. Укучыларыбыз республика, хәтта Россия күләмендә җиңүләргә иреште. Бүгенге көндә мәктәбебезнең материаль-техник базасы нык, укыту-тәрбия эшчәнлеген алып бару өчен, барлык шартлар тудырылган. Бу эшләрне башкарып чыгу өчен, җитәкченең сүзе үтә белүе бик мөһим.
Бәрия апа гаилә җылысын саклау белән беррәттән, хезмәттәш тә, фикердәш тә, директор эшенең һәр баскычында терәк тә булды. Аларның җылы мөнәсәбәте, акыллы киңәшләре, үз фәннәрен белеп, туган телне яраттыра алулары нәтиҗәсендә, күпме баланың күңеленә яхшылык, рәхимлек, сафлык орлыклары салынды. Зур хөрмәткә ия булган хезмәттәшләребезнең күңел байлыгына сокланмый мөмкин түгел!
Барлык укучылары, әти-әниләр, коллективыбыз исеменнән чын күңелдән аларны юбилейлары белән тәбрик итәбез, зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Алдагы тормышларын тигезлектә, тынычлыкта, исәнлек-саулык белән үткәреп, озын-озак гомер кичерүләрен телибез.
Район мәгариф идарәсе, Байлангар урта мәктәбе укытучылары, хезмәткәрләре.
Нет комментариев