Валерий Федоровичны котлыйбыз!
Хөрмәтле Валерий Федорович! Сезне гомерегезнең күркәм бәйрәме – 60 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз.
Алдагы гомерегез бүгенгедәй күркәм үтсен, гаиләгез тигез булсын, кылган яхшылыкларыгызның бәрәкәтен күреп, тормыш иптәшегез белән гаиләгезгә иңгән муллыкка сөенеп, күңел күтәренкелеге, күңел тынычлыгы белән балаларыгызның, оныкларыгызның рәхим-шәфкатен тоеп, таза-сау булып яшәргә язсын.
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык-куанычлар, ак бәхетләр
Юлдаш булсын гомер-гомергә.
Иң изге теләкләр белән “Кукморагрохимсервис” коллективы.
Нет комментариев