Уразай авылында яшәүче, олы хөрмәткә лаек әтиебез, яраткан бабаебызның 29 октябрьдә 80 яшьлек юбилее.
Кадерле әтиебез Фәйзуллин Нурислам Рәхимҗан улы! Сине ихлас күңелебездән матур гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Безне – балаларыңны һәм оныкларыңны хезмәт сөяргә өйрәттең. Кайчак таләпчән, кирәк вакытта кырыс та була белдең, ләкин һәрчак туры сүзле, гадел, киң күңелле, олы йөрәкле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булып калдың. Киләчәктә Ходай биргән гомереңне тазалыкта, муллыкта, башкарган хезмәтләреңә сөенеп, пар канатың – кадерле әниебез белән тигезлектә, бәхет-шатлыкта яшәргә язсын сиңа.
Әтиебез – безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада.
Сине яратып тормыш иптәшең Нәҗибә, балаларың Нурсил-Энҗе, Фәнис-Фирая, Әлфия-Рамил, оныкларың, оныкчыкларың
һәм барлык туганнарың.
Нет комментариев