Төхбәтуллин Тәлгать Хөрмәтулла улының 60 яшьлек күркәм юбилее!
Манзарас авылында туып-үсеп, гомер итүче безнең өчен кадерле улыбыз Төхбәтуллин Тәлгать Хөрмәтулла улының 7 июльдә 60 яшьлек күркәм юбилее.
Кадерле улыбыз, сине чын күңелдән 60 яшьлек гомер бәйрәмең белән тәбриклибез. Бу көн сиңа тормыш яме, яшәү көче өстәсен, зур сөенечләр бүләк итсен. Син киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, тырыш һәм намуслы хезмәтең, кешеләргә карата игътибарлы, яхшы мөнәсәбәттә булуың белән һәрвакыт күпләргә үрнәк булдың. Киләчәк тормышыгызда аяз күк йөзе, нык сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш, озын тигез гомер, хезмәт уңышлары телибез. Гел шулай гади һәм кешелекле булып кал. Янәшәңдә һәрчак тугры тормыш иптәшең Әлфия атласын. Гомерең буена балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, ихтирамнарына төренеп, шатлыкларына сөенеп, исәп-хәсрәтләрен күрмичә, тигез озын гомер кичерергә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен.
Тормыш йөген иңнәренә салып,
Үргә менә ирнең асылы.
Андыйларның максатлары зурдан,
Җиңә алар буран, давылны.
Ил улына әйләнә дә шәхес,
Ил хөрмәтен күрә хезмәттә.
Яшә һәрчак ир асылы булып,
Гомеркәең үтсен хөрмәттә.
Сине яратып изге теләкләр белән әниең, тормыш иптәшең, энең Илшат, барча туганнар, балаларың, киленнәр, кияүләр, кода-кодагыйлар исеменнән әтиең Хөрмәтулла.
Нет комментариев