Таҗетдинов Мәхмүт Мөхәммәтдин улының 80 яшьлек юбилее!
Түбән Казаклар авылында яшәүче кадерле әтиебез Таҗетдинов Мәхмүт Мөхәммәтдин улының 7 февральдә туган көне – 80 яшьлек юбилее.
Әтиебез, сугыш чорының әтисез үскән буыны буларак, авырлыкларны кечкенәдән күреп, аларны үз көче белән хәл итәргә өйрәнеп үскән кеше.
Рәхмәт, әти! Әни белән күпләргә үрнәк булырлык нык гаилә корып, пар канатлар астында безне яхшы тәрбия биреп үстердегез. Сиңа йөрәк түрендә булган иң изге теләкләрне юллыйбыз. Балаларыңның игелеген күреп, күңел тынычлыгы белән сау-сәламәт яшәвеңне телибез.
Сәламәтлек ташламасын сине,
Һәрбер көнең үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сиңа картлыкта.
Улың Радик, киленең Гөлназ, кызың Равия, киявең Рифат, кызың Раилә, киявең Фәнис, оныкларың, кода-кодагыйларың.
Нет комментариев