Поздравления

Сәлахова Рәсимә Харис кызының олы юбилее!

Безнең иң кадерле кешебез, Олыяз авылында яшәүче әниебез Сәлахова Рәсимә Харис кызының 7 ноябрьдә олы юбилее, аңа 80 яшь тула. 

Аны бәйрәме белән котлап, теләкләрнең йөрәк түреннән чыкканын, иң матурларын: исәнлек-саулык, бәрәкәтле, хәерле озын гомер, күңел тынычлыгы телибез. Без әниебезгә иң кайнар сәламнәребезне  юллыйбыз, үзебезнең олы рәхмәтебезне белдерәбез!

Бүген синең 80 яшең,

Ә син һаман яшь әле.

Кирәк булып, терәк булып, 

100гә кадәр яшә әле.

Балаларың, туганнарың исеменнән кызың Гөлнара.

Нет комментариев