Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сәлахова-Идрисова Рәсимә Харис кызының күркәм юбилее!

07 ноября 2021, 12:12

469

0

0

Газетабызның актив хәбәрчесе, Олыяз авылында яшәүче  Сәлахова-Идрисова Рәсимә Харис кызы 7 ноябрьдә үзенең күркәм юбилеен -  80 яшен каршы ала. Хезмәт юлын ул клуб мөдире булып башлап җибәрә, үзешчән сәнгатьтә бик актив катнаша.  Алабуга китапханәчеләр әзерләү техникумын читтән торып тәмамлый, Арча педагогия училищесында укыганнан соң, читтән торып югары белем ала. Рәсимә ханым кырык елга якын Олыяз мәктәбендә химия-биология фәнен укыта, озак еллар директор урынбасары булып эшли. “Ул вакытта укытучы эшенә бәяне укучыларның югары уку йортына керүләре белән бәялиләр иде, чөнки белем алу өчен башка чыганаклар юк, мәктәптә алган белем белән генә укырга керәсе. Укучыларым арасында табиблар, химия-биология укытучылары, агроном, зоотехникларның күп булуы – мәктәптә тырышып укып, ныклы белем алулары нәтиҗәсе. Район олимпиадаларында призлы урыннарны күп алды укучыларым. Республика олимпиадаларында да катнаштылар”, - дип искә ала ветеран-укытучы. Мәктәп яны тәҗрибә участогында химия, биология кабинетында эшне үрнәк төстә куйганы һәм укучыларга тирән, ныклы белем биреп нәтиҗәле эшләгәне өчен 1986 елда Идрисова Рәсимә Харис кызына “СССРның халык мәгарифе отличнигы” исеме бирелә.

Рәсимә апа гомере буе туган авылында эшләгәнлектән, яшәгәнлектән, газетабызга юллаган язмаларының күбесенең геройлары – Олыяз төбәге халкы. Чираттагы язмасы да озак еллар “Урал” хуҗалыгын җитәкләгән Минәхмәт Фәләхов турында. 

Рәсимә ханым, юбилеегыз котлы булсын. Сезгә нык сәламәтлек, күңел көрлеге телибез. Сездән язмалар көтеп калабыз.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев