Кукмарада яшәүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, бабабыз Әскәров Камил Сәфәргали улының бүген 70 яшьлек күркәм юбилее.

Сабыр, изге күңелле, безнең өчен бик кадерле булган әтиебез! Сине матур бәйрәмең – юбилеең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез. Һәр туар көнең шатлык белән үтсен, Ходай саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен. Әниебез белән тигезлектә, балалар һәм оныкларыгызның бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, бала җанлы һәм эчкерсез булуың, безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, киңәш-табыш, ярдәм итеп торуың өчен мең-мең рәхмәт сиңа.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Минзилә, улларың Линар, Наил, киленнәрең Лилия, Назилә, оныкларың Динә, Камилә, Әмир, Алия.
Нет комментариев