Поздравления

Шәйхетдинова Нурия Хаҗип кызының күркәм юбилее!

Арпаяз авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әниебез, әбиебез Шәйхетдинова Нурия Хаҗип кызының шушы көннәрдә күркәм юбилее.

Кадерлебез, сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, саулык-сәламәтлек телибез. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә! Киләчәктә дә әтиебез белән пар канатлар булып, һәр көнне куанып каршы алырга, күңел тынычлыгы белән озын-озак хәерле гомер итәргә язсын.

Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың Илнур-Илмира, Гөлнур-Илдар, Гөлназ-Рәмис, оныкларың һәм кода-кодагыйларың.

 

Нет комментариев