Шәрипова Саймә Ислам кызына 80 яшь!
Мәмәшир авылында яшәүче иң кадерле кешебез Шәрипова Саймә Ислам кызына 9 октябрьдә 80 яшь тула.
Кадерле әниебез! Сине олы юбилеең белән тәбрик итәбез. Син - өебезнең нуры, тормышыбызның яме, безнең өчен яшәү шатлыгы. Хезмәт сөючәнлегең, кешелеклелегең белән үрнәк син. Алдагы көннәреңдә саулык-сәламәтлек, балалар шатлыгы, күңел тынычлыгы белән безгә - балаларыңа олы ышаныч, киңәшче булып, тынычлыкта, муллыкта гомер кичерүеңне телибез.
Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Тормышыңда булсын бәрәкәт.
Олы җаның, изге күңелең өчен
Барыбыздан сиңа зур рәхмәт.
Иң изге теләкләр белән барлык балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, кода-кодагыйларың исеменнән кызың Лилия.
Нет комментариев