Шәрипов Фирдәил Халит улына 60 яшь!
Өлге авылында туып, хәзерге көндә Камышлы авылында яшәүче, безнең өчен бик кадерле булган әтиебез, бабабыз Шәрипов Фирдәил Халит улын 27 декабрьдә булган 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Кадерле әтиебез, бабабыз! Сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән тәбриклибез. Син һәрвакыт яхшы күңелле, кешелекле, ярдәмчел, сабыр, олы җанлы булдың. Без сине ихлас күңелебездән яратабыз. Син кирәк чакта таләпчән дә, йомшак күңелле дә була белдең.
Әтиебез, сиңа Аллаһның биргән гомерен сау-сәламәт булып, муллыкта, кайгы-хәсрәтсез, тигезлек белән балаларыңның, оныкларыңның уңышларына сөенеп, бәхетле картлык, озын гомер кичерергә насыйп булсын. Әтиебез, сине киләчәк Яңа ел белән тәбриклибез.
Әтиебез – безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барда.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада.
Улларың-киленнәрең, оныкларың, әниебез Сәрия һәм туганнарың.
Нет комментариев