Шәрәфиева Тәнзилә Габделхак кызының туган көне!
Байлангар авылында туып, шунда яшәп гомер итүче кадерле сеңлем Шәрәфиева Тәнзилә Габделхак кызының 5 апрельдә туган көне – 80 яшьлек юбилее.
Сеңлем – сугыш чорында туып, бер тапкыр да әти дип әйтә алмыйча, кечкенәдән күп авырлыклар күреп, үз тырышлыгы белән яшәгән бала.
Кадерлебез, сине күркәм бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Тормышның барлык авырлыгын үз җилкәң аша үткәреп сынмадың, сыгылмадың. Сабыр, эшчән, ярдәмчел сеңлемә күңел түреннән чыккан рәхмәт сүзләребезне юллап, тән сихәтлеге, иман байлыгы, бәрәкәтле тыныч тормыш телибез.
Сине яратып тәтәң Тәкминә.
Нет комментариев