Поздравления

Шәрәфиева Тәнзилә Габделхак кызының – 80 яшьлек юбилее!

Байлангар авылында яшәүче безнең өчен бик тә кадерле әниебез, әбиебез Шәрәфиева Тәнзилә Габделхак кызының 5 апрельдә гомер бәйрәме – 80 яшьлек юбилее.

Әни, тормыш дигән диңгез синең корабыңны төрле ярларга алып чыкты. Ә син бернигә дә карамый, бирешми алга таба яшәдең, яшисең. Син – һәрберебез өчен үрнәк, син – безнең маяк. Әни, без сиңа нык сәламәтлек, матур картлык, хәерле озын гомер телибез. Синең алда зур хөрмәт белән баш иябез. 

Татар халкында бик матур әйтем бар: “Әни йорты – алтын бишек”. Әни, шушы бишекнең кояшы, җылысы син. Зинһар, сүнмә, сүрелмә. Тагын озын-озак еллар  “әни”, “әбием” дип әйтеп яшәргә язсын. 

Туган көнең белән котлап балаларың, оныкларың, килен-кияүләрең һәм барлык туганнарың.

Нет комментариев